7 декабрь 2016 яңалыклары
-
Йөрәкләрдә шәфкатьлелек булса...
Йөрәкләрдә шәфкатьлелек булса... Инвалидлар ункөнлеге барышында, безнең Түбән Камада уздырыла торган 170тән артык чара арасында - хәйрия акцияләре, ялгыз инвалидлар, I группа инвалидлар һәм инвалид балаларның өйләренә барып бәйрәм җыелмасы бүләк итү һ.б. бар. Ункөнлектәге барлык төр чаралар өчен шәһәр бюджетыннан 600 мең сумнан артыграк акча бирү каралган. Социаль хезмәт...
-
Футболчы малайлар «Рубин»да кунакта
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче иң яшь футболчылар өчен Казанга истәлекле сәяхәт оештырылды. Сигез яшьлек малайлар «Рубин» футбол клубында кунак булдылар. «Казан-Арена» стадионы, «Рубин»ның интерактив музее, фут-болчыларның уенга әзерләнү зоналары - боларның барысын да Түбән Кама балалары зур кызыксыну белән карап чыкты. Ә инде «Рубин» командасының уенга чыгу юлыннан - чишенү...
-
“Чапчагым, син яшь чагым” китабын тәкъдир итү кичәсе узачак
"Чапчагым, син яшь чагым" дип исемләнгән әлеге китап 2016нчы елда "Гүзәл" нәшрият-полиграфия үзәгендә 300 данә булып басылып чыкты. Барлык түбәнкамалыларны, аеруча Кызыл Чапчак авылында туып-үскән якташларыбызны, әлеге китапны тәкъдир итү кичәсенә чакырабыз. Кичә 12нче декабрьдә, 16.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узачак. Рәхим итегез!
-
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Шинник спорт комплексында ярышлар үтте
Бу чара инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырылды. Балаларга һәм өлкәннәргә төрле сынаулар тәкъдим ителде: йөгерү, өстәл теннисы, армрестлинг, шахмат уены һәм башкалар. Елдагыча килүчеләр күп - 100дән артык кеше.
-
“Нефтехимик” Түбән Новогородның “Торпедо” командысында оттырды
Уен 4:2 исәбе белән тәмамланды. "Нефтехимик" хоккейчылары өйдән читтә узган уеннар сериясен оттырудан башлады. Түбән Новгородта түбәнкамалылар 4:2 исәбе белән җирле "Торпедо"га биреште. "Нефтехимик" командасы "Торпедо" белән бер атна элек Түбән Камада "Нефтехим Арена" бозында очрашкан иде, ул чакта "химиклар" җиңү яулады. Киләсе уен 8 декабрьдә, Мәскәү өлкәсендә "Спартак" белән...
-
Теләгәнчә булмаса...
«Сатып алучы һәрчак хаклы» дигән гыйбарә кайчак дөрескә туры да килми. Сатучыларның хокуклары да закон тарафыннан якланган. Алинә туй күлмәген сатып алгач, бераз ябыкты. Кабат киеп карагач, ул аның гәүдәсенә элеккечә ятмаганлыгын аңлады. Озак уйлап тормастан, күлмәкне бил турысыннан тарайттыру өчен, ательега юнәлде. Ләкин төзәткәннән соң да күлмәк кызга ошамый....
-
Каенлылар бүләге
Безнең Нариман авылы кешеләренә, Аналар көне уңаеннан, Каенлы авылы халык театры артистлары зур бүләк әзерләгәннәр иде. Алар Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» дигән ике пәрдәле моңсу комедиясен күрсәттеләр. Картлар йортындагы, төрле язмышлы булсалар да, барысын да ялгызлык берләштерүче карчыклар турындагы бу спектакльдә артистлар шул кадәр оста уйнадылар. Залдагы өлкәннәр бер елады,...
-
Җизнәсенә күзе төште
Чыбык очы туганым, төпчек кызын алып, Үзбәкстаннан кайтып төште. Ире үзбәк иде. Ике улын үзендә калдырган, бирмәгән. Бу хакта гади бернәрсәдәй сөйләде. Әниләреннән аерылып калган үсмер малайлар кызганыч иде. Балавыз да сыгып алдым. Ә чыбык очы туганның керфеге дә селкенмәде. «Аталары бит, карасын. Үзбәкләрдә хатын-кыз бетмәгән, өйләнер. Аналы булырлар», -...
-
Соңлап килгән бәхет
Юлыбыз ерак. Автобусның йомшак утыргычына җайлап кереп утырып, кулыма китап алырга өлгермәдем, күршем сүз катты. Сөйләшеп киттек. Дөресрәге, тыңлаучы барында сөйләп калыйм дигәндәй, күршем бер дә туктап тормады. Ул сөйләгәннәрне, үзгәртмичә, сезгә дә җиткерәм. Арагызда гомере буе үз парын көтүчеләрегез бардыр, бәлки. Очраклы юлдашым Сәрия кебек, сезгә дә бәхет елмаймый...