Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Йөрәкләрдә шәфкатьлелек булса...

Йөрәкләрдә шәфкатьлелек булса... Инвалидлар ункөнлеге барышында, безнең Түбән Камада уздырыла торган 170тән артык чара арасында - хәйрия акцияләре, ялгыз инвалидлар, I группа инвалидлар һәм инвалид балаларның өйләренә барып бәйрәм җыелмасы бүләк итү һ.б. бар. Ункөнлектәге барлык төр чаралар өчен шәһәр бюджетыннан 600 мең сумнан артыграк акча бирү каралган. Социаль хезмәт...

Йөрәкләрдә шәфкатьлелек булса...
Инвалидлар ункөнлеге барышында, безнең Түбән Камада уздырыла торган 170тән артык чара арасында - хәйрия акцияләре, ялгыз инвалидлар, I группа инвалидлар һәм инвалид балаларның өйләренә барып бәйрәм җыелмасы бүләк итү һ.б. бар. Ункөнлектәге барлык төр чаралар өчен шәһәр бюджетыннан 600 мең сумнан артыграк акча бирү каралган. Социаль хезмәт күрсәтү буенча «Милосердие» комплекслы үзәгендә исә, ункөнлеккә багышлап, «түгәрәк өстәл» уздырылды. Анда инвалидлар, сукырлар оешмалары, опекуннар ассоциациясе вәкилләре һәм инвалид балаларның ата-аналары катнашты.
 
Социаль яклау, сәламәтлек саклау идарәләре, социаль иминият фонды, «Таттехмедфарм» предприятиесе җитәкчеләре, юристлар, шулай ук, төзелеш, торак-коммуналь хезмәт һәм шәһәрне төзекләндерү департаменты вәкилләре физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчый торган барлык сорауларга җавап бирделәр. Шундыйлардан, мәсәлән, бу категория кешеләрне - санаториядә дәвалану, протезлар, ортопедиягә кагылышлы эшләнмәләр белән тәэмин ителеш мәсьәләсе кызыксындыра. Социаль иминият фонды җитәкчесе әлеге һ.б. сораулар буенча 30-52-61 номеры белән телефоннан шалтыратырга киңәш итте.
 
Әлбәттә, сорауларның күпчелеге сәламәтлек саклау тармагына карый иде:
ташламага ия кеше-ләрне дару белән тәэмин итү, табибларның игътибарлы карашы һ.б. Ул сорауларга Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова җентекле җавап бирде. Шуның белән беррәттән, ул мондый хәлиткеч мәсьәләләрне, физик мөмкинлеге чикле кешеләр беркетелгән поликлиникаларның мөдирләре дә хәл итә алуын искәртте.
 
Бу «түгәрәк өстәл», һичшиксез, физик мөмкинлеге чикле булган кешеләрнең тормышларын яхшыртуга үз өлешен кертер. Ә ункөнлек барышына килгәндә, төрле спорт бәйрәмнәре, күргәзмәләр, хәйрия спектакльләре, концертлар һ.б. оештырыла.
 
7 декабрьдә Халык иҗаты йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләнмәләрен үз эченә алган «Йөрәктән - йөрәккә» («От сердца к сердцу») дип аталган иҗади фестиваль һәм күргәзмә булачак.
 
Бу категория кешеләргә ташламалы көнкүреш хезмәте күрсәтүгә килгәндә, ункөнлекнең баштагы ике көнендә чәчтарашханәләрдә һәм, шулай ук, мунчада инвалидлар ташламалы бәягә чәч кистерә, юына алдылар. Кама Аланы инвалидларына әле бүген һәм 7, 8 декабрьдә дә мунчада ташламалы бәягә хезмәт күсәтеләчәк.
 
Әлбәттә, шәһәрдәге һәм районыбыздагы предприятиеләр, оешмалар да үзләрендә эшләүче физик мөмкинлеге чикле кешеләргә, инвалид бала тәрбияләүче хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтә, ә бик нык чирле инвалидларның өйләренә барып, азык-төлек җыеласы тапшыра алалар.
Инвалидларны кайгырту - дәүләтнең, җирле муниципалитетның һәм оешма-предприятиеләрнең шул ункөнлектәге ярдәмнәре белән генә чик-ләнмәсен, һәркайсыбыз аларга ел буе игътибарлы һәм шәфкатьле була алсак иде.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев