Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Каенлылар бүләге

Безнең Нариман авылы кешеләренә, Аналар көне уңаеннан, Каенлы авылы халык театры артистлары зур бүләк әзерләгәннәр иде. Алар Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» дигән ике пәрдәле моңсу комедиясен күрсәттеләр. Картлар йортындагы, төрле язмышлы булсалар да, барысын да ялгызлык берләштерүче карчыклар турындагы бу спектакльдә артистлар шул кадәр оста уйнадылар. Залдагы өлкәннәр бер елады,...

Безнең Нариман авылы кешеләренә, Аналар көне уңаеннан, Каенлы авылы халык театры артистлары зур бүләк әзерләгәннәр иде. Алар Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» дигән ике пәрдәле моңсу комедиясен күрсәттеләр.
 
Картлар йортындагы, төрле язмышлы булсалар да, барысын да ялгызлык берләштерүче карчыклар турындагы бу спектакльдә артистлар шул кадәр оста уйнадылар. Залдагы өлкәннәр бер елады, бер көлде... Тамаша беткәч тә кайтып китмичә, артистларны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгардылар, җырлауларын сорадылар. Каенлы мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшина белән халык театры режиссёры Разия Якупова, тамашачыларны бәйрәм белән котлап, үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
 
Нариман авылы хатын-кызларына Аналар көненә шундый олы бүләк әзерләгәннәре өчен, Каенлы мәдәният йортының халык театры артистлары Флера Гариповага, Фәридә Мостафинага, Илфат Яруллинга һәм мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез, иҗади уңышлар телибез. Безнең Нариман авылы халкын онытмасыннар, киләчәктә дә спектакльләр, концертлар белән килүләрен көтәбез.
Гүзәлия ФРОЛОВА,
Нариман авылы
клубы мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X