7 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиев: В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керергә лаек
ЮНЕСКОда аэрокосмик һәм астрономик юнәлешләргә ихтыяҗ бар, диде М.Шәймиев.
-
Беренче унлыкта
250 мең россияледән сораштыру үткәреп, Domofond порталы төзегән куркынычсыз шәһәрләр рейтингында Түбән Кама да бар.
-
Йөгерәбезме?
15 сентябрьдә «Түбән Кама милләтләр кроссы – 2018» узачак. Әлеге акциядә ел саен 15 меңнән артык кеше катнаша.
-
Өченче мәртәбә призга лаек булды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «ТАТМЕДИА» җәмгыяте үзендә басылучы газета-журналларга 2018 елның икенче яртысына иң актив язылучылар арасында үткәрелгән «Язылучыга – телевизор» акциясенә йомгак ясады. Шунысы куанычлы: күркәм гадәткә әверелгән әлеге акциядә елдан-ел күбрәк кеше катнаша. Әлбәттә, Түбән Кама шәһәре һәм районы кешеләре дә моңа искәрмә түгел.
-
Иң борынгысына – 119 ел
Быел архив органнары 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Республикада иң яхшы булып саналган Түбән Кама архивында ел ахырына кадәр күп кенә кызыклы чаралар узачак. Шушы көннәрдә андагы хезмәткәрләр журналистларны гарәп һәм иске славян телендә язылган борынгы китаплар белән таныштырдылар. Анда кешеләрнең тууы, өйләнешүе, үлеме турында мәгълүматлар кертелгән. Хәзер мондый китаплар сирәк очрый.
-
Балалар арбалары парады
Республика һәм Шәһәр көнен зурлап билгеләп уздылар. «Туган як»ның узган санында басылып чыккан репортажларны да укыдык. Чыннан да, бәйрәм елдан-ел яхшырак уздырыла: Мәскәүдән танылган җырчыларны чакыралар, салют бирәләр... Матур тамаша, сүз дә юк. Ниләр генә уйлап чыгарылмый, нинди генә тамаша күрсәтелми – алар барысы да халыкның күңелен күрү өчен эшләнә.
-
«Укытучыларга карата ихтирамнары зур»
13 нче гимназия-интернат укытучылары Миләүшә һәм Тимур Әһлиевләр бер ай буе Таиландның Районг өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә укытканнар. Әлеге мәктәп белән элемтә 2017 елда урнаша. Узган ел гимназия укучылары Таиландка барып, андагы белем бирү йорты балалары белән очрашкан, танышкан, дәресләргә йөргән. Тайлылар исә октябрьдә Түбән Камага килгән иде. Быел укытучылар белән алышу мөмкинлеге туган. Сәяхәте, тәэсирләре турында укытучыларның берсе – Миләүшә Әһлиева белән сөйләштем.
-
Бөтенләй янган
Чулман урамындагы йортларның берсендә электр үткәргечендә килеп чыккан кыска ялганыш аркасында янгын чыккан. Нәтиҗәдә, квартир бөтенләй янган.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Аксакаллар шурасы фәннәр укыту торышы белән кызыксынып тора.
-
Яхшы шартлар тудырыла
Шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада яңа объектларның төзелешен тикшерде. Күчмә киңәшмәдә шәһәр җитәкчеләре дә катнашты.
-
«Ярату гына аз, хөрмәт итә белергә кирәк»
Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсе белгечләре Әлфинур һәм Шамил САБИРОВЛАРны алтын туйлары белән котлаганнар. Аларга Мактау акты һәм юбилей медале тапшырганнар. Традиция буенча Әлфинур апа һәм Шамил абый ЗАГСның Мактау китабында имзаларын куйганнар.
-
Бәйләвеч ярдәмгә килер
Бала арбалары тартып йөрүчеләр белән беррәттән, шәһәр урамнарында сабыйларын букчаларга (эрго-рюкзак) салып яки тукыма белән гәүдәләренә беркетеп бәйләп йөрүче хатын-кызлар да очрый. Соңгылары «слинг» дип атала. Инглиз теленнән ул «бәйләвеч, асма» дип тәрҗемә ителә. Бу хәзерге заман модасы түгел. Берничә мең ел элек аналар сабыйларын тукыма белән үзләренә бәйләп куйганнар. Психологлар әйтүенчә, слинг ана белән баланы якынайта гына. Әлеге җайланма турында слингларны бәйләргә өйрәтүче белгеч Гүзәл ШӘЙДУЛЛИНА сөйләде.
-
Алмадан желе
«Узган елгы сентябрь аенда чыккан «Асылбикә» сәхифәсендә алмадан желе ясау рецепты басылган иде. Ул желе да бик тәмле булды. Барлык туганнарым яратты. Әмма рецептын югалттым. Яңадан бастырып чыгара алмассызмы? Гөлфирә Нәбиуллина».
-
Укып-уйнап үсәбез
Күптән түгел Балалар үзәк китапханәсенә яңа китаплар өстәлде. Фираз һәм Чулпан Харисовлар төзегән «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»нең максаты – төсле рәсемнәр, фотосурәтләр һәм текстлар ярдәмендә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балаларны татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү.
-
Төрлесен сайларга була
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга өстәмә белем бирергә теләсәгез, бу мәгълүмат сезнең өчен кызыклы булыр. Шәһәрдә һәм районда иң мавыктыргыч иҗади түгәрәкләр исемлеген тәкъдим итәбез.