Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төрлесен сайларга була

Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга өстәмә белем бирергә теләсәгез, бу мәгълүмат сезнең өчен кызыклы булыр. Шәһәрдә һәм районда иң мавыктыргыч иҗади түгәрәкләр исемлеген тәкъдим итәбез.

И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда балалар бию, җыр, әдәби-сәхнәләштерү түгәрәкләренә языла ала. Биредә шулай ук сәйлән белән чигәргә, әвәләргә, дизайнга һәм спорт-бал биюләренә өйрәнеп була. Бию түгәрәгенә язылыр өчен табибтан белешмә кирәк. Түгәрәкләргә эш көннәрендә 8.00-20.00 сәгатьләрдә Тукай ур., 21 нче йортка («Үзәк Базар» тукталышы) килеп язылып була. Телефон: 43-10-04; 43-12-65.
Балалар сәнгать мәктәбендә «Музыка сәнгате» юнәлеше буенча дәресләр алып барыла. Балаларны фортепианода, синтезаторда, тынлы уен коралларында, думбрада, балалайкада, мандолинада, гитарада һәм скрипкада уйнарга өйрәтәләр. Уку вакыты: «Ялгыз җырлау» – 5 һәм 7 ел; «Гомуми эстетик белем бирү» – 5 ел, «Бию сәнгате» – 7 ел, «Рәсем ясау сәнгате» – 7 ел. Язылу өчен әти-әниләр исеменнән гариза, табибтан белешмә алып килергә кирәк. «Декоратив-кулланма сәнгать» һәм «Рәсем ясау» бүлекләренә иҗади конкурс аша кабул итәләр. Түгәрәкләргә эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә язылып була. Төп шөгыльләнү урыны Тынычлык ур, 45 нче йортта урнашкан. Өстәмә бүлекчәләр М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә (Гагарин ур., 5в), Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә (Б.Урманче ур., 13), 25 нче гимназиядә (Шинчылар ур., 60) урнашкан. Телефон: 36-51-36; 47-36-32.
Балалар экология-биология үзәгендә эшләүче «Лукоморье» экотеатры 1 нче – 5 нче сыйныф балаларын кабул итә. Чәчәкләр ясау түгәрәгенә 3 нче – 5 нче сыйныф балалары, «Эко остаханә»гә 1нче – 4 нче сыйныф балалары йөри. Түгәрәкләргә эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә Шинчылар ур., 59 нчы йортка («Бызов базары» тукталышы) барып язылып була. Телефон: 36-92-56.
«Мечта» балалар музыка-хор мәктәбендә хор, вокал дәресләре уза. Анда шулай ук 6,5-9 яшьлек балаларны фортепианода уйнарга өйрәтәләр. 6-7 яшьлек балаларны «Хор» һәм «Сольфеджио» дәресләре буенча музыка мәктәбенә әзерләү төркеме эшли. Алар үз эченә вокаль ансамбле, тавышлы уен кораллары, фортепианода уйнау шөгыльләрен ала. Бию түгәрәгенә язылу өчен табибтан баланың сәламәтлеге группасы күрсәтелгән, музыка мәктәбендә уку бала сәламәтлеге өчен зарарлы булмавын күрсәткән белешмә кирәк. Түгәрәкләргә эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә (12.00-13.00 сәг. – төшке ял) 19 нчы мәктәпкә (Химиклар ур., 8 б), 32 нче гимназиягә (Сөембикә ур., 38) барып, адреслар буенча язылырга була. Телефон: 41-76-66.  
Кама Аланындагы «Радуга» балалар иҗаты үзәгендә «Веселая палитра», «Краски детства», «Волшебный сундучок», «Pro-делки», «Лепилкины фантазии», «Город песен» түгәрәкләре, «Импульс» бию секциясе эшли. Балаларын үзәккә йөртергә теләүче ата-аналар табибтан белешмә алып килергә тиеш. Түгәрәкләргә эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә 1/07 нче йорт адресы буенча язылырга була. Телефон: 33-71-06.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев