Бәйләвеч ярдәмгә килер
Бала арбалары тартып йөрүчеләр белән беррәттән, шәһәр урамнарында сабыйларын букчаларга (эрго-рюкзак) салып яки тукыма белән гәүдәләренә беркетеп бәйләп йөрүче хатын-кызлар да очрый. Соңгылары «слинг» дип атала. Инглиз теленнән ул «бәйләвеч, асма» дип тәрҗемә ителә. Бу хәзерге заман модасы түгел. Берничә мең ел элек аналар сабыйларын тукыма белән үзләренә бәйләп куйганнар. Психологлар әйтүенчә, слинг ана белән баланы якынайта гына. Әлеге җайланма турында слингларны бәйләргә өйрәтүче белгеч Гүзәл ШӘЙДУЛЛИНА сөйләде.
– Сабыйлары кечкенә булса да, хәзерге ата-аналар актив тормыш алып бара. Урамга еш чыгалар, хәтта курыкмыйча сәяхәткә китәләр. Бала арбасы күп урында уза алмый. Мондый вакытта слинг яки эрго-букча ярдәмгә килә. Букчада, нигездә, утыра башлаган балаларны йөртәләр. Ә менә кечерәкләр өчен бәйләвечләр уңайлырак.
Кайбер сабыйлар әнисеннән аерылырга теләми, арбада да тик ятмый. Ана аны көнозын кулында йөртергә мәҗбүр, өйдәге эшләр кала, аркасы сызлый башлый. Ә бәйләвеч күп кенә уңайсызлыклардан коткара. Ул озын тукымадан ясала. Ана аны балага уңайлы булырлык итеп бәйли. Мәсәлән, яңа туган бала өчен уңайлы торыш – бөгелгән арка, тезләре корсагына таба бөкләнгән. Слинглар максатлары буенча да аерыла: урамда йөрү өчен, бала йоклату өчен һ.б.
Боҗралы һәм шарф сыман слинглар барлык аналар өчен дә уңайлы. Аларда нәниләрне туганнан алып йөртергә була. Кайбер аналарга ярты ел йөртү җитсә, икенчеләренең балалары әле ике яшьтә дә кулдан төшәргә ашыкмый. Аны кулда йөрткәнче, бәйләвечкә утырту күпкә җиңелрәк. Кайбер аналар слингта йөртү балага зыян китерер дип курка. Шуңа күрә аны дөрес итеп сайларга һәм бәйләргә бары тик белгеч кенә өйрәтә. Мастер-класс вакытында мин башта сабыйларның физиологик үзенчәлекләре турында сөйлим. Дөрес итеп уралган слинг балага да уңай тәэсир итә, ана сәламәтлегенә зыян китерми. Бала ана җылысын, йөрәк тибешен, ана исен тоеп торачак, ә бу вакытта ана барлык эшләренә җитешә алачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев