7 февраль 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Илкүләм проектлар советы президиумы составына керде
РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңартылды.
-
Тешләрегезгә карата игътибарлы булыгыз!
Пульпит – җитди авыру, аны дәваламау сәламәтлеккә генә түгел, гомерегез өчен куркыныч булырга мөмкин. Ә нәрсә соң ул – пульпит? Бу хакта үзәк хастаханәнең стоматология поликлиникасы стоматолог- терапевты Наталья Фараваева сөйләде.
-
Бәйрәм хөрмәтенә
Февраль аенда рәттән өч көн ял итәчәкбез.
-
«Кайнар элемтә»
10 февральдә 9.00-17.00 сәгатьтә ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Профсоюзлар федерациясе белән берлектә, гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» уздыра.
-
Конкурска йомгак ясадык
2020 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнату конкурсы исемлегенә бу юлы 300гә якын язылучы теркәлгән иде. Призлар фондының иң зур бүләге, алдан вәгъдә ителгәнчә – «Туган як» газетасына язылучылар өчен «НТР» медиахолдинг компаниясе әзерләгән «Радуга» шифаханәсенә юллама.
-
Яңа уку елында ачарга ниятлиләр
Яңа микрорайоннарда балалар бакчалары гөмбәләр кебек үсеп чыга. Ел саен бер-икене төзеп куялар. Ә урыннар барыбер җитми. Шәһәрнең «иске» микрорайоннарында исә, киресенчә, балалар аз йөри, шуңа күрә андагы кайбер бакчалар бер яшьлекләрне дә кабул итә. Быел исә 29 нчы һәм 35а микрорайоннарда тагын ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өлгертергә ниятлиләр.
-
Иң-иңнәрен сайлыйлар
Шәһәребездә WorldSkills һөнәри конкурсның республика этабы уза. Иң яхшыларын Е.Н.Королев исемендәге политехник көллияттә сайлаячаклар.
-
Биологик чистарту корылмалары төзеләчәк
Кама Аланы башлыгы Александр Павлов бистә кешеләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутаты, шәһәр прокуроры Ольга Купова һ.б. катнашты.
-
Түзә икән Ана йөрәге
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел була. Инде бер гасырга якын вакыт узса да, сугыш ачысын кичергән абый-апаларыбыз елдан-ел кимесә дә, ул еллар – сугыш чоры балаларының хәтерендә...
-
Тәкъдимнәр исәпкә алынды
Сухрау авылын быел зур үзгәрешләр көтә. Күптән түгел биредә Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин катнашында халык җыены узды. Моңа кадәр биредә шулай ук Үзәк сквер проекты турында фикер алыштылар. Сүз уңаеннан, проект Түбән Кама башлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фирдәвис Ханов тарафыннан эшләнгән.
-
Якташыбыз өчен тавыш бирик!
«Якташың өчен тавыш бир!» акциясе әле дәвам итә һәм һәр түбәнкамалы анда катнаша ала. Татарстанда нефть-химия сәнәгатенә нигез салучы якташыбыз Николай Васильевич Лемаев – республикада танылган шәхесләре исемлегенең 11 урынында.
-
Грипп теркәлмәгән
Шәһәребездә бер атна эчендә тын юлларының кискен ялкынсынуы диагнозы 997 кешегә куелган, шуларның 559ы – 14 яшькәчә балалар һәм үсмерләр.
-
Эзләгәннәр, тапканнар
Түбән Камада узган елның декабрь аенда мәктәп укучысының телефонын талап алган адәмне кулга алганнар. Хәзер ул Чистай төрмәсендә утыра.
-
Мәдәният учакларында
Ташлык китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бәйге игълан итте.
-
Миләшнең файдасы турында
Газетабызны яратып укучыларыбызның берсе Кәүсәрия Шәйдуллина сәхифәләребезнең берсендә балан агачы турында язганнарны укыгач, тиз генә йөгертеп шигырен язып, безгә җибәргән. Балан һәм миләшнең файдалы якларын шушы шигырьне укып исегезгә төшерерсез һәм киләчәктә кулланырсыз дип, әлеге шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез.