Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Эзләгәннәр, тапканнар

Түбән Камада узган елның декабрь аенда мәктәп укучысының телефонын талап алган адәмне кулга алганнар. Хәзер ул Чистай төрмәсендә утыра.

Хәл декабрь башында ЗАГС һәм 2 нче мәктәп арасындагы тротуарда булган. Өенә кайтучы икенче сыйныф укучысы янына бер ир килеп, кәрәзле телефонын тартып алган. Бала өенә кайтып, барысын да сөйләгәч, әти-әнисе полициягә барып, гариза язган. Җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчене бер айдан артык эзләгәннәр. Кулга алынган бәндә – моңа кадәр дә хөкем ителгән 52 яшьлек түбәнкамалы. Талап алган телефоны да үзендә булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев