7 февраль 2020 яңалыклары
-
Кайчан, нәрсә утыртырга?
Тәҗрибәле бакчачылар инде күптән ай календарена карап эш итәләр. Бүгенге сәхифәдә сезнең игътибарга быелгы бакча сезонында яшелчәләр утырту өчен кулай булган көннәрне тәкъдим итәбез.
-
«Түбән Камада рак эпидемиясе юк»
Бу атнада Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бу диагноз белән Түбән Камада 7964 кеше исәптә тора, узган ел яман шеш 927 кешедә ачыкланган. Үзәк хастаханәнең онкология бүлегендә 2018 елда – 1599 кеше, узган ел 2941 кеше дәваланган. Бу хакта бүлек мөдире Марат Хәйруллин хәбәр итте.
-
Төтенсез тәмәке зыяны
Снюс (төтенсез тәмәке) – вакланган һәм чылатылган тәмәке. Аны куллану авыз эче, ашказан асты бизе, үпкә һәм үңәч рагына китерергә мөмкин. Тәмәке тартуны ташларга снюс ярдәм итә дип уйлаучылар, нык ялгыша. Чынлыкта снюста никотин микъдары тагын да күбрәк һәм ул бәйлелекне арттыра гына.