Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тәкъдимнәр исәпкә алынды

Сухрау авылын быел зур үзгәрешләр көтә. Күптән түгел биредә Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин катнашында халык җыены узды. Моңа кадәр биредә шулай ук Үзәк сквер проекты турында фикер алыштылар. Сүз уңаеннан, проект Түбән Кама башлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фирдәвис Ханов тарафыннан эшләнгән.

Яңа сквер проекты республика программасы кысаларында быел ук тормышка ашырылыр дип көтелә. Авыл кешеләренең тәкъдимнәре дә исәпкә алынып, проект тулысынча кабул ителде. Яңа скверда ял итү өчен эскәмияләр, төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, хәтта гольф уйнар өчен кыр булачак. Шулай ук планнарда спорт мәйданчыгы һәм өстәл уеннары өчен чатыр ясау каралган.
Пролетарская урамындагы 19 нчы йорт ишегалдын да зур үзгәрешләр көтә. Анда тротуарлар «җәячәкләр», балалар уен мәйданчыгы, машина кую урынын да булдырачаклар. Тагын бер республика программасы буенча авыл урамнарында фонарьлар куелачак. Быел ФАП төзеләчәге турында хәбәрне авыл халкы бик хуплап кабул итте. Смыловка авылы кешеләре исә сулыкларын чистартуны сораганнар. Фермерлар да үз мөрәҗәгатьләрен җиткергән.
Гомумән, Сухрау авылы да, авыл җирлеге дә соңгы елларда үзгәрә, матурлана. Аның башлыгы Ришат Галимов үҗәтлеге, тырышлыгы белән күп кенә республика программалары тормышка ашырыла. Шулар һәм үзара салым ярдәме белән Сухрау авылында балалар өчен велодром төзелгән, «Батыр» спорт үзәге, тренажерлар һәм бильярд заллары ачылган, «Рябинушка» аллеясы барлыкка килгән. Шулай ук, ташландык күл чүптән арындырылган, янәшәсендә исә спорт мәйданчыгы ясап, уңайлы пляж оештырылган.
Узган ел, шулай ук конкурста 100 мең сум акча отканнар, аны авыл туризмы үсешенә тотмакчылар.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев