6 декабрь 2022 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 6.12.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 6 декабре чыгарылышы.
-
Куян елын ничек каршыларга?
Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк.
-
Сезонлы авыру
Бер атна эчендә вируслы авыруы йоктырган балалар саны арткан. Түбән Камада кечкенәләр арасында чирләү очраклары еш күзәтелә башлаган.
-
Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Ялларга һава торышы бераз җылыначак.
-
Яңа чиркәүдә беренче гыйбадәт кылу узды
49 микрорайонда яңа чиркәү ачылды. Төзелеш эшләре өч ел алып барыла. Ул хәйриячеләр хисабына башкарыла. Яңа чиркәүне изгеләндерү йоласында Татарстан һәм Казан Митрополиты Кирилл да катнаша.
-
Түбән Каманың хатын-кыз эшкуарлары бизнес алып бару буенча сораулар бирә алачак
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасының профильле ведомстволары вәкилләре җавап бирәчәк.
-
“Игелек кәрҗине” акциясе
Түбән Кама волонтерлары “Игелек кәрҗине” акциясен оештыралар. Аның максаты – инвалидлар ункөнлеге кысаларында балаларга, өлкәннәргә, ялгыз картларга бүләкләр җыю.
-
Татарстанда хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелде
Тиешле карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
«Туган як» газетасы язылучылар арасында бүләк уйната
Редакция «Бүләкле чыршы» дигән акция игълан итә.
-
Татарстан орнитологлары күгәргән икмәк ашап, газаплы үлемгә дучар ителгән кошлар турында сөйләде
Күгәргән ипи кошларның тын юлларын зарарлый.
-
Түбән Камада иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс башланды
Бу хакта җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә билгеле булды.
-
Түбән Каманың ЗАГС белгече республика конкурсында беренче урын алды
Бәйге Россия ЗАГС органнары оешуга 105 ел тулуга багышланган иде.
-
Татарстанда ял көннәрендә җылытачак
Юлларда бозлавык.
-
«Бер-беребезгә якынрак булыйк». Ландыш Әскәровада кунакта
Бала тапканнан соң, аның күзе күрми, аяклары йөрми башлаган. Тора-бара күрү сәләте кире кайта. Ә менә аягына Ландыш ханым әле баса алмый.
-
Түбән Кама — Кама Аланы маршруты буенча ике яңа автобус йөри башлады
Хәзер Түбән Кама — Кама Аланы маршруты буенча ике уңайлы автобус эшли башлады.