Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Ялларга һава торышы бераз җылыначак.

Татарстанда аномаль-түбән температура аркасында шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Республикада көчле салкыннар 3 декабрьдән бирле саклана. Көндәлек уртача һава температурасы нормадан 9 градуска яки аннан да түбәнрәк күзәтелә. Татарстанда аномаль салкыннар 9 декабрьгә кадәр сакланачак.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә аномаль салкыннарның куркыныч булырга мөмкинлеген искә төшерәләр. Һава торышына карап киенергә, шәһәр читенә сәяхәтләрне кичектереп торырга кирәк. Автомобиль йөртүчеләргә торак пунктлардан чыкканчы автомобильнең техник торышын тикшерү зарур.

Моңа кадәр без Татарстанда ял көннәрендә җылытачак дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев