Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңа чиркәүдә беренче гыйбадәт кылу узды

49 микрорайонда яңа чиркәү ачылды. Төзелеш эшләре өч ел алып барыла. Ул хәйриячеләр хисабына башкарыла. Яңа чиркәүне изгеләндерү йоласында Татарстан һәм Казан Митрополиты Кирилл да катнаша.

Чиркәү эчендә кеше күп – өлкәннәр, балалар. Бәйрәм келәвен тыңларга түбәнкамалылар гаиләләре белән киләләр. Яңа храмда беренче гыйбадәт кылу уза.

Яңа чиркәүне изеләндерү йоласында Татарстан һәм Казан Митрополиты Кирилл да катнаша.

Яңа чиркәү 49 нчы микрорайонда калкып чыга. Гыйбадәт йорты – заманча архитектура үрнәгендә сафка бастырыла. Бинаның биеклеге – 27 метр. Залы – 350 кешегә исәпләнгән. Корылма нигезе 2019 нчы елда салына – төзелеш олы йөрәкле түбәнкамалылар ярдәме белән башкарыла.

Яңа чиркәүгә килдек. Күңелгә шундый рәхәт. Рәхмәт храмны төзергә ярдәм итүчеләргә, ди түбәнкамалылар

Келәүдән соң да,түбәнкамалылар өйләренә ашыкмады. Үзара аралашып, бер-берсен бәйрәм белән котладылар.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев