Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Сезонлы авыру

Бер атна эчендә вируслы авыруы йоктырган балалар саны арткан. Түбән Камада кечкенәләр арасында чирләү очраклары еш күзәтелә башлаган.

Үз-үзеңне начар хис итү, ютәл, хәлсезлек, һәм баш авыртуы... Поликлиникага килгән балаларда шундый билгеләр күзәтелә. Авыручылар саны шактый, табиблар көчәйтелгән режимда эшли.

Бу сезон саен була торган гадәти вирус. Аеруча кечкенә пациентлар дүшәмбе киләләр, чөнки ял көннәрендә кеше күп булган урыннарда йөриләр. Шуңа да без, балаларны чыныктырырга, витаминнар кабул итәргә, вакцинация узарга – гомүм профилатика чараларын күрергә чакырабыз, ди 2 нче балалар поликлиникасы мөдире

Тик килеп туган хәлне, вируслы чирләрнең кискен дулкыны дип атап булмый. Барысы да, елдагыча, ди табиблар. Беренче суыклар башлану белән салкын тию очраклары арта. Бала авырган очракта, табибны чакыртырга яисә фильтр кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Белгечләргә язылуны без Россия дәүләт порталы аша башкарырга киңәш итәбез. Хәзер без табиб-педиатрларга һәм тар белгечләргә язылуны 14 көн алдан ачабыз. Гадәттәгечә иртәнге 7дә. Шулай ук ата-аналарның телефон номерлары үзгәрә икән, алар моны шәфкать туташына әйтергә тиеш. Чөнки белгечләр үзләре дә авырырга, йә укырга китәргә мөмкин. Без ата-аналар белән элемтәгә чыгарга тиеш, ди 2 нче балалар поликлиникасы мөдире Эльмира Хафизова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев