Суд залыннан рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 октябрь 2019 - 11:23Урнашасың килсә, түлә!Суд эскәмиясендә – алты кешене алдаган 29 яшьлек ир. Аларга ул «ТАНЕКО» га эшкә урнаштырырга вәгъдә биреп, акча сораган. Гомуми зыян күләме – 200 мең сум.
-
16 август 2019 - 10:43Басым ясаганнар, диКрасный Бор авылында яшәүче 23 яшьлек ир 12 караклык очрагында гаепләнә. Әмма суд башлангач, ул үзен бишендә генә гаепле итеп таныган, ә калганнарын полиция хезмәткәрләре янагач, үз өстенә алуын әйткән.
-
16 август 2019 - 10:42«Шестерка» түгел, оештыручыТүбәнкамалы наркотиклар җитештереп, сәүдә иткән. Ирне озак еллар эзләгәч, Казахстанда табып, кайтарганнар. Ул «Тазовские» җинаятьчел төркем әгъзасы булуда да гаепләнә. Төркем 2010 елда Татарстанда спайслар (синтетик наркотик) җитештерү белән шөгыльләнгән.
-
13 март 2018 - 07:28Наркотикларга урын юк!Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланды. Түбән Кама эчке эшләр идарәсе наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары турында шәһәрдәшләрнең хәбәр итүләрен сорый. Алынган мәгълүмат шунда ук тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата чаралар күреләчәк. Анонимлык гарантияләнә. Эчке эшләр идарәсенең телефон номеры: 02, кәрәзле телефон аша МТС - 102, Мегафон - 020, Билайн -...
-
20 февраль 2018 - 07:15Җинаятьчеләр җәзасын алганТүбән Кама суды «Тридцатовские» җинаятьчел төркеменең ике әгъзасына хөкем карары чыгарды. 20 ел элек кылган җинаятьләре өчен берсе - 16, икенчесе 17 елын каты режимлы колониядә үткәрәчәк. 90нчы елларда әлеге ирләр «Тридцатовские» җи-наятьчел төркеме әгъзалары булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, алар һәм «Стрелковские» төркеме 30нчы микрорайон территориясен бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, бер бәрелештә...
-
31 гыйнвар 2017 - 06:4754 яшьлек түбәнкамалыга җинаять эше кузгатылаУл һәм тагын 3 ир-ат, шуларның икесе Яңа Чишмәдән, берсе Бөгелмәдән, "кешене үз-үзенә калуга этәрү матдәсе буенча" гаепләнеләләр. Әлеге вакыйга узган ел декаберендә башлана, ул вакытта полиция хезмәткәрләре ир-ат гәүдәсенә тап булалар. Казандагы онкология хастаханәсенең 4нче катыннан егылып төшкән була. Тикшерү фаразлавынча, моңа аны җинаятьтә шикләнелүчеләр этәргән.
-
27 гыйнвар 2017 - 09:43Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – телефон аша кешеләрне алдаучы аферистШәһәр судында түбәнкамалылардн схемасы бер үк: ир телефоннан шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүләре һәм кичекмәстән акча кирәклеге турында хәбәр итә. Хөкем ителүче төрмәдә ничә елын уздырачак? Хөкемгә тартылучы ир-ат йөзен яшерә. Ә күптән түгел ул оялмыйча беркатлы хатын-кызларны алдап акчаларын үзләштерә. Казанда яшәүче 42 яшьлек ир аларга якыннарының авариягә эләгүләре...
-
18 гыйнвар 2017 - 11:48Ике бала анасы наркотикларны сатуда гаепләнәӘлеге бизнесны ул үз өендә оештырган. Аны контроль сатып алу вакытында кулга алалар. Хатын-кыз үз гаебен танымый. Хәзерге вакытта әлеге гаилә балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тормый. Балаларны әбиләре тәрбияли. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, ана кеше элек тә кулга алынган. Караклык өчен ул 2 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән булган. Хәзерге...
-
13 гыйнвар 2017 - 11:13Түбән Кама шәһәр судында ике ир-атны кыйнаган түбәнкамалыга хөкем карары чыгарылдыӘлеге хәл ел ярым элек була. Өч ир-егет бер төзелеш янында эчеп утыралар. Гауга чыга, шешәдәшләр сугыша башлый. Тикшерүчеләр фаразы буенча, җинаятьче зыян күрүчеләр аңнарын югалтканчы аяк белән тибеп кыйный. Нәтиҗәдә икесе дә авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Берсе комадан чыкмыйча үлә, икенчесе гомерлеккә инвалид булып кала. Суд карары буенча, җинаятьче...
-
29 декабрь 2016 - 10:38Суд залыннан качкан Олег Клещевниковка 10 ел тимер рәшәткә хөкеме чыгарыла2016 елның сентяберендә 19 яшьлек камааланлыга карата суд утырышы уза. Ул кеше үтерүдә гаепләнә. Хөкем карары чыгарылганнан соң, ир-егет суд залыннан кача. Икенче көнне аны Пробудиловка авылында кулга алалар. Бүген ул барлык кылган гамәлләрен танып, үз гаебен аңлавын белдерде. Ир-егеткә 10 ел тимер рәшәткә хөкеме чыгарылды.
-
21 декабрь 2016 - 09:561 нче номерлы төзәтү-дәвалау колониясенә 14 симкарта, телефон, кертергә теләүче ир-ат шартлы рәвештә ел ярымга хөкем ителәТикшерү материалларыннан күренгәнчә, ир-ат төзәтү учреждениясенең янгын сүндерү бүлегендә машина йөртүче булып эшли. Җинаятькә тартылучы аңа тыелган техник җайланмаларны кертү үтенече белән чыга. Ир-атны куркынчсызлык хезмәте кулга ала. Хәзер ул эшеннән куылган.
-
21 декабрь 2016 - 09:45Түбән Камада ИГИЛ – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы тарафдарына карата суд карары чыгарылдыТикшерү комитеты ачыклаганча, ир-егет Сириядәге сугышларда катнашкан Бүген ул 3 ел да 10 айга җинаять җаваплылыгына тартыла. Шуның бер елын гомум режим колониясендә үткәрәчәк. Әйтергә кирәк, Түбән Камада мондый суд утырышы беренче тапкыр үтте, тик соңгысы түгел.
-
8 декабрь 2016 - 10:27Юл-патруль хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнәТикшерү нәтиҗәләре буенча, ул хезмәттәше белән машина йөртүчедән 15 мең сум таләп иткән. Әлеге эш буенча суд узды. Хәл август аенда була. Патруль дамбада кизү торганда, туктаткан ирнең канында алкоголь булуы ачыкланган. Тик менә зыян күрүче әлеге фактны инкарь итә. Аның сүзләренчә, ул астма белән авырый һәм инспекторларның берсе аңа...