Түбәнкамалы интернетта террорчылыкны пропагандалаган өчен 6 елга колониягә хөкем ителгән
Җинаять эше «Террорчылыкка өндәү һәм аны аклау» һәм «Нәфрәт уяту һәм кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү» маддәләре буенча кузгатылган.
26 яшьлек Түбән Кама кешесе Интернетта террорчылык идеологиясен тараткан өчен алты елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән.
Хөкем карарын Екатеринбургның Үзәк округ хәрби суды чыгарган, дип хәбәр итә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Эш материаллары буенча радикаль исламчылык тарафдары булган яшь кеше интернет челтәрендә террорчылыкны пропагандалаучы видеоматериаллар урнаштырган. Урнаштырыла торган контентка ул дини билгеләр буенча көч куллануга өндәп комментарийлар да өстәгән.
Җинаять эше «Террорчылыкка өндәү һәм аны аклау» һәм «Нәфрәт уяту һәм кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү» маддәләре буенча кузгатылган.
Яшь кеше суд карары буенча 6 елга гомуми режимлы колониягә озатыла. Шулай ук аңа 2,5 елга интернет-ресурсларны администрацияләүне тыю рәвешендә өстәмә җәза билгеләгәннәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев