Түбәнкамалыны мошенниклыкта гаепләп шартлы срокка хөкем иттеләр
Ир-ат гаебен танымаган.
Түбән Каманың 34 яшьлек кешесе мошенниклык һәм субсидия алу өчен ялган документлар ясау маддәсе буенча 2,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән. Ир-ат гаебен танымады.
Шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суд ачыклаганча, җинаять эше фигуранты кулдашы белән бергә ялган документлар ясаган һәм Татарстан Хезмәт министрлыгыннан эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүгә субсидия сыйфатында 75 мең сум алган. Әмма, тикшерү версиясе буенча, алар бу акчаларны бизнеска сарыф итмәгәннәр.
Хөкем ителүченең җинаятьтәшенә карата җинаять эше аерым производствога бирелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев