Түбәнкамалы светофорның кызыл утына чыккан өчен хөкем ителгән
Карар законлы көченә кергән.
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз светофорның тыю сигналына юл чатын узганы өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ачыкланганча, ханым әлеге кагыйдәне беренче тапкыр гына бозмый.
Юл чатын светофорның кызыл сигналына кабат узганы өчен суд хатын-кызны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә. Утырышта автомобильче гаебен таный.
Административ статья буенча 6 нчы участокның җәмәгать судьясы аны гаепле дип таба һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 4 айга мәхрүм итә. Карар законлы көченә кергән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев