Туган як

Спорт рубрикасы буенча яңалыклар

  • 2 февраль 2018 - 09:34
    Зәйдән – уңыш белән
    «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче егетләр узган ял көннәрендә Зәй шәһәрендә көч сынашып кайттылар. Анда татарча көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган өченче республика турниры үткәрелде. Безнекеләрдән икесе бу ярышта уңышка иреште: үз авырлык үлчәүләрендә 2нче гимназия укучысы Алмаз Җиһангәрәев (55кг) - икенче, ә 1нче гимназиядә белем алучы Булат...
    75
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2018 - 10:10
    Ярыштылар, җиңделәр
    Узган ял көннәрендә Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия һәм 29нчы мәктәп спорт залларында гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар арасында мини-футбол буенча II Спартакиада ярышларының республика этабы булып үтте. Анда 11 муниципаль районнан мини-футбол буенча зона ярышларында җиңү яулаган командалар катнашты. Алар составында 120дән артык укучы бар иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча,...
    71
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 10:00
    Көрәшче истәлегенә турнир
    Түбән Камадагы «Дружба» спорт комплексында билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев (1975-2010) истәлегенә багышланган VIII Бөтенроссия турниры үткәрелде. Шамил - Түбән Кама спорты тарихында ике мәртәбә дөнья чемпионы булган бердәнбер спортчы. Шәһәребезнең һәм районыбызның башка бер генә вәкиле дә спортның кайсы да булса төрендә дөньякүләм җиңүгә ике...
    79
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 09:58
    Бронзага ия булган
    Кировск шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы узды. Ярышларда «Нефтехимик» спорт клубы вәкилләре дә катнашты. Халыкара класслы спорт мастеры Диләрә Сабирҗанова 10 километрлы дистанциядә өченче урынга ия булды. Алия Ихсанова финишка - җиденче, Наталия Жукова унҗиденче булып килде. 36 яшьлек Диләрә ярышта - иң өлкәннәрдән. Бөтендөнья Универсиадасының һәм...
    72
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:24
    Ике көндә – өч ярыш
    «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр узган ял көннәрендә башка районнарда һәм үзебезнең шәһәрдә үткәрелгән өч ярышта катнашырга өлгерделәр. Азнакайда татарча көрәш буенча танылган батыр Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган беренче яшьләр турниры узды. Анда безнекеләрнең дүртесе уңышка иреште: үз авырлык үлчәүләрендә Антон Рассказов (16нчы мәктәп) - беренче, Тимерхан Әмирханов...
    51
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:20
    Горурланабыз
    Венгриядәге Сомбатхей шәһәрендә өстәл теннисы буенча ачык беренчелек ярышлары тәмамланган. Россия яшьләре җыелма командасы составында Түбән Каманың «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле, спорт мастеры Дарья Шадрина да булган. Кыз тугыз көрәшнең алтысында, шәхси ярышта дүрт мәртәбә җиңгән. Команда ярымфиналга кадәр җитеп, бронза медальгә ия булган. 18 яшьлек Дарьяның башка зур бүләкләре...
    66
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 08:34
    Дуслык матчы узды
    «Нефтехимик» (Тукай ур., 23) балалар-яшьләр спорт мәктәбендә ясалма капламлы футбол кыры ачылды. Аны яңарту өчен республика бюджеты 12 миллион сум бүлеп биргән. Ясалма капламлы кыр биредә беренче мәртәбә ун ел элек ачылган. Күптән түгел ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Нефтехимик» футбол клубы җитәкчелеге ярдәме белән ясалма каплама...
    63
    0
    0
  • 3 ноябрь 2017 - 09:56
    Яңгыр дип тормаганнар
    «Дружба» стадионында Николай Лемаев истәлегенә XVI җиңел атлетика ярышлары узды. Шәһәр һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе үсешенең төп этаплары Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның химия һәм нефть эшкәртү промышленносте министры Николай Лемаев исеме белән бәйле. Әлеге ярыш яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, «Нефтехимик» спорт клубы белән берлектә,...
    55
    0
    0
  • 2 ноябрь 2017 - 10:14
    Көрәшче уңышы
    Шәһәребездәге 29нчы мәктәпнең дүртенче класс укучысы, «Шинник» спорт комплексында көрәш белән шөгыльләнүче Булат Гәрәев узган шимбәдә Мамадышта үткәрелгән ярышта уңышка иреште. Шул районның татарча көрәш буенча танылган батыры Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган, инде традициягә кергән республика яшьләр турнирында безнең Булат үз авырлык үлчәвендә икенче призлы урынны алды. Малайны көрәш серләренә...
    66
    0
    0
  • 18 октябрь 2017 - 08:36
    Шәһәр мэры Кубогына
    Соңгы вакытларда шәһәребездәге барлык мөһим шахмат ярышлары Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә үткәрелә башлады. Әфган сугышында һәлак булган Олег Моисеев һәм авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә үткәрелгән республикакүләм зур турнир - шундыйлардан. Шәһәр мэры Кубогына оештырылган Х турнир да 2нче гимназиядә үтте. Иң яшь уенчы Ярослав Малковка - 6...
    62
    0
    0
  • 9 октябрь 2017 - 11:02
    «Мәчет» хоккей уйный
    Түбән Кама районының һәвәскәр спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча турнир башланды. Ярышта катнашучыларның барысы да, эштән буш вакытта, «Төнге хоккей лигасы»нда шөгыль-ләнәләр. Унсигез яшьтән узган йөз илледән артык ир-егеттән торган сигез команда катнашкан бу турнирда безнең «Мәчет» командасы да ярышты. Узган якшәмбедә «Нефтехимик» кече боз аренасындагы үзенең беренче уенында мөселманнарның...
    60
    0
    0
  • 6 октябрь 2017 - 07:00
    Бронзага ия булган
    Мәскәүдә өстәл теннисы буена Россия Кубогы узган. Бәйгедә илнең 20 регионыннан көчле 32 команда (16сы - егетләр һәм 16сы - кызлар) катнашкан. Татарстанның җыелма командасы составында Түбән Кама «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле, спорт мастеры Дарья Шадрина чыгыш ясаган. Республика хатын-кызлар командасы, Ярославль, Краснодар һәм Байкал арты өлкәләре уенчыларын җиңеп, беренче...
    42
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 12:03
    Сезон уңышлы башланды
    Җәйге каникул тәмамлану белән, «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр өчен яңадан күнегүләр һәм ярышлар башланды. Узган ял көннәрендә алар инде ике зур ярышта катнаштылар. Кукмарада 1999-2000 елгы егетләр өчен Татарстанның милли көрәш федерациясе кубогына командалар беренчелеге үткәрелде. Тренер Илнар Гәрәевнең өйрәнчекләре анда, келәм хуҗаларын - Кукмара спортчыларын гына...
    78
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 11:56
    Тренерны искә алдык
    Сентябрь аеның кояшлы бер көнендә Түбән Каманың бер төркем көрәш ветераннары һәм тренерлар, шәһәр зиратына барып, Таһир Вәлиуллин кабере янында җыелдылар. Түбән Камада ирекле көрәшкә нигез салган, бу төр буенча беренче тренер булган Таһир Закир улының туган көне иде бу. Аннан көрәш серләрен өйрәнгән егетләр арасында, остазларының эшен дәвам иттереп,...
    66
    0
    0
  • 22 сентябрь 2017 - 09:46
    Узышта – беренчеләр
    Яр Чаллыда «Татарстан Кубогы - 2017» Д3-мини классында соңгы автомобиль узышлары үткән. 30 спортчы тизлектә ярышкан. Түбән Кама данын 14 кеше яклаган. Д3-мини классында Азат Бәдретдинов, Данил Жаворонков һәм Әмирхан Бәшәров аерылып торган. Нәтиҗәдә, бишенче этапта җиңүче дип Яр Чаллыдан Азат Бәдертдинов танылган һәм «Камаз-Мастер» кубогына ия булган. Биш этапның...
    65
    0
    0
Реклама