Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Камада скандинавия йөреше буенча шәһәр чемпионаты узачак

Чемпионат җиңүчеләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләү белән тәмамлана.

Түбән Камада «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында 1 июньдә скандинавия йөреше буенча шәһәр чемпионаты узачак. Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спортчыларны теркәү иртәнге 9да башлана, 9:45тә ярышларны ачу тантанасы була. Сәгать 10 да стартка хатын-кызлар чыгачак, 10:20 дә — ир-атлар. Аларга 3 чакрым араны үтәргә туры киләчәк.

Чемпионат җиңүчеләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләү белән тәмамлана. Катнашуга гаризалар сайтта кабул ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев