Түбән Кама гимнастлары Санкт-Петербургтан 5 медаль алып кайтты
Түбән Каманың яшь спортчылары Санкт-Петербургта нәфис гимнастика буенча турнирда шәһәр данын якладылар.
«Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, «Крылья» нәфис гимнастика үзәгендә тәрбияләнүче кызлар 5 медаль яулаган.
2018 елгы катнашучылар арасында Амелия Тимкова һәм Стефания Сармаева аерылып тора, алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулый. Милана Костомарова 2019 елгы спортчылар категориясендә «бронза» иясе була. Ева Комарова-Енькова 2012 елгы катнашучылар арасында икенче урынны ала.
Моннан тыш, Полина Герасимова һәм Иллария Ногманованың «Рекорд» дуэты — алтын медаль иясе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев