Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Камалы бокс буенча Россия Беренчелегенең ярымфиналына чыкты

Бу җиңү белән ул үзенә Россиянең яшүсмерләр җыелма командасында урын тәэмин итте.

Түбән Кама спортчысы Низам Таҗиев бокс буенча Россия Беренчелегенең ярымфиналына чыкты.

«Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, Иркутск өлкәсеннән килгән көндәшен Низам судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән җиңде. Бу җиңү белән ул үзенә Россиянең яшүсмерләр җыелма командасында урын тәэмин итте.

30 июньдә түбәнкамалы рингта Дагыстан вәкиле белән очрашачак.

Көрәштән соң Совет һәм Россия боксчысы, Олимпия чемпионы Александр Лебзяк Низамны һәм аның тренеры Никита Санниковны җиңүләре белән котлады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев