Туган як

Сәламәт булыгыз! рубрикасы буенча яңалыклар

  • 23 март 2018 - 09:49
    «Организмны тоя белергә кирәк»
    Табиблар әйтүенчә, Түбән Камада ел саен якынча 600 хатын-кызга аналык миомасы диагнозы куела. Бу гинекология авыруы еш кына төрле тайпылышларга китерергә мөмкин. Кайчак ул бары тик операция ясап кына дәвалана. Авыруның беренче билгеләре, дәвалау ысуллары турында үзәк дәваханәнең 2нче гинекология бүлеге мөдире Эльмира Магомедова белән сөйләштек. Миоманың барлыкка килү сәбәпләре...
    1260
    0
    0
  • 7 март 2018 - 09:37
    Матур һәм сәламәт булыйм дисәң
    Сәламәтлек һәм дөрес туклану бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, әлбәттә. Ашамлыклар арасында аеруча файдалы булганнары да бар. Кызыл балык Күп кенә белгечләр әйтүенчә, балыкның майлы сортлары һәр хатын-кыз рационына керергә тиеш. Сөмбаш (семга) балыгындагы Омега-З майлы кислотасы йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә, нерв системасына уңай йогынты ясый һәм тән тиресе, чәч торышын яхшырта....
    1275
    0
    0
  • 20 февраль 2018 - 11:07
    «Диңгез сулышы» дәвасы
    Кыш җитсә, тизрәк җәйне, аның кояшын, һавасын сагынабыз. Диңгезгә барып, барлык мәшәкатьләрне читкә куеп,ял итәсе килә. Шәһәребездәге «Диңгез сулышы» («Дыхание моря») сәламәтләндерү үзәге мондый мөмкинлек бирә ала. Биредәге 40 минутлык бер сеанс диңгез ярында бер көн ял итүгә тиң. Ишектә «Соляная пещера» дип язылган. Халык ияләнгән галокамералар хәзер мәгарә рәвешендә...
    112
    0
    0
  • 9 февраль 2018 - 09:35
    Иң мөһиме – эшеңне яратып башкару
    Шәһәрдә Габделнур Вакыйф улы Зыятдиновның (фотода) исеме күпләргә таныш. Табиб, югары категорияле хирург-стоматолог Түбән Камада 1988 елда беренчеләрдән булып теш казналыгы һәм бит сөяге хирургы вазифасын үти башлый. Хезмәттәшләре арасында олы ихтирамга лаек, яшьләргә үрнәк булырлык бу шәхес озак еллар буе Түбән Кама үзәк дәваханәсенең беренче хирургия бүлегендә эшли. -...
    149
    0
    0
  • 18 декабрь 2017 - 09:58
    Таялар, егылалар...
    Салкыннар җитү белән, Түбән Кама травмпункты көчәйтелгән режимда эшли башлады. Узган атнада бирегә мөрәҗәгать иткән 400 кешенең яртысы аяк астындагы бозлавык аркасында зыян күргән. Күпбалалы ана Ольга Боталина егылып, оча-бот сөяген сындырган. Бик катлаулы операция кичергән, бәхеткә, аягын саклап кала алганнар. Табиблар әйтүенчә, таеп каймыктырган очракта да дәваханәгә барырга кирәк....
    129
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 07:54
    Кояш – сәламәт яшәү чыганагы
    Көзге-кышкы депрессия төньяк ярымшарда яшәүчеләрдә сезонлы аффектив тынычсызлык (САТ) рәвешендә еш очрый. Россиянең Төньяк һәм Үзәк районнарына Татарстан һәм Башкортстан да керә. Әлеге депрессия нәтиҗәләрен телевизор кабызгач ук яңалыклар-дан белеп була: үз-үзенә кул салулар, үтерүләр, ярсыган килеш башка сыймаслык кыланышлар, котырулар... Еш кына Түбән Кама күген болытлар каплый, кояшлы көннәр...
    142
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 07:49
    ВИЧ өлкәннәрдә дә табыла
    Хәзерге вакытта Түбән Камада ВИЧ инфекциясе диагнозы белән 558 авыру исәптә тора. Быел шәһәрдә 77 ВИЧ инфекцияле ачыкланган. Күбесе 40 яшькә кадәргеләр. Шулай да, икесе - 60 яшьтән өлкәнрәк. Бөтендөнья СПИД авыруына каршы көрәш көнендә Түбән Камада 85 кеше тест узган. Бәхеткә, авыру очраклары теркәлмәгән. Табиблар Интернет челтәрләрендә анкета сораулары...
    112
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 07:46
    Нәрсә ул – хобл?
    Быел хроник обструктив үпкә авыруыннан (аны башкача хобл дип йөртәләр) 19 түбәнкамалы үлгән. Әлеге авыруны шулай ук тәмәке тартучы бронхиты дип тә атыйлар. Хәзерге вакытта кешенең алдагы 10 елда үлү-үлмәү ихтималы махсус тест буенча тикшерелә ала. Табиблар әйтүенчә, үлемгә китерә торган факторларның берсе - тәмәке тарту. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларына,...
    115
    0
    0
  • 8 декабрь 2017 - 12:17
    Гастрит кына димә...
    «Гастрит» диагнозы хәзер олыларга гына түгел, яшүсмерләргә дә, хәтта башлангыч сыйныф балаларына да куела. Әлеге авыруның сәбәпләре турында Түбән Кама беренче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән сөйләштек. - Гастритның барлыкка килү сәбәпләре күп. Беренче урында, әлбәттә, туклану. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ризык дөрес сайлана. Ә менә...
    117
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 06:56
    Җитәкчеләрне тикшерделәр
    Дүшәмбедә узган киңәшмә алдыннан, Түбән Кама оешма- предприятие җитәкчеләре шикәр күләмен билгеләү өчен медицина тикшерүе үткән. 90 кешенең 10сында шикәр күләме нормадан артык - аларга түләүсез тикшерү узарга талон бирелгән. 36 җитәкченең кан басымы югары, 37сенең гәүдә авырлыгы кирәгеннән күбрәк. Табиб-эндокринолог Галина Печерская әйтүенчә, диабет йөрәк-кан тамырларына, баш миенә, аякларга,...
    122
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 10:12
    Боларны белү зарур
    Балыкчылар кыш җитүен көтеп ала. Әмма бозга аның калынлыгы 15 сантиметр булганда гына чыгарга мөмкин. Катмаган боз ватылып, салкын суда батып үлүчеләр дә юк түгел. «Сакланганны саклармын» дигәндәй, боз астына төшеп киткән кешене күргән очракта беренче ярдәм күрсәтү өчен түбәндәге киңәшләрне истә калдыру мәслихәт. Боз астына төшеп китүчене күрсәгез, беренче...
    103
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 10:06
    Соңга кала күрмәгез
    Үсмерләр арасында баш авырту очраклары еш күзәтелә. Сәбәбе нидә? Ничек дәваларга? Түбән Кама 1нче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән чираттагы әңгәмәбез әнә шул хакта булды. - Вегетатив-кан тамырлары дистониясе диагнозы бүгенге көндә - еш күренеш. Сәбәпләре дә билгеле. Беренчедән, аз хәрәкәтләнү: балалар гаджетлар дөньясына чумган, спорт...
    130
    0
    0
  • 10 ноябрь 2017 - 09:57
    Оялырга кирәкми
    Александр Потапов хирург-проктолог булып 30 елдан артык эшли. Аның авырулары арасында өлкән кешеләр дә, кечкенә балалар да бар. Шулай да, ешрак хатын-кызлар килә. - Гадәттә, проктологка озак дәваланмаган авырулар белән мөрәҗәгать итәләр. Моны әлеге четерекле мәсьәлә турында сөйләргә теләмәүләре белән аңлатып була. Үз ирекләре белән елына бер-ике кеше килергә мөмкин,...
    123
    0
    0
  • 3 ноябрь 2017 - 09:36
    Әле соң түгел
    Шәһәрдә ике кешедә дуңгыз гриппы табылган. Бәхеткә, алар вакытында табибларга мөрәҗәгать иткән. Әмма табиблар, мондый очракларның кабатлануыннан куркып, чаң кага. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинацияне түбәнкамалыларның 29 проценты гына узган. Ә бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2009 елда грипп авыруы аркасында йөкле өч хатын вафат булган иде. Тән температурасы күтәрелеп...
    110
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 10:17
    Ашыгырга кирәк
    Диспансеризация узу чорында 9 ай эчендә 8,5 мең кешедә төрле авырулар ачыкланган. Нигездә, бу - шикәр чире, эчке секреция бизләре һәм сидек-җенес органнары авырулары. Күбесе башлангыч чорда табылган. Әлегә 35 мең кеше тикшерелгән. Табиблар ашыгырга киңәш итә. Исегезгә төшерәбез: быел диспансеризацияне яшьләре 3кә бүленгәннәр уза. Моның өчен, иртәнге сәгать 7.30да...
    92
    0
    0
Реклама