Түбәнкамалыларны «Шикәр диабеты» мәктәбенә чакыралар
Дәрес 2нче поликлиниканың актлар залында узачак.
Түбән Камада яшәүчеләрне 16 майда 13:00 сәгатьтә «Шикәр диабеты» мәктәбенә укырга чакыралар. Бу шикәр диабеты белән нәтиҗәле идарә итү өчен мөһим белем һәм күнекмәләр алуга менә дигән мөмкинлек. https://tat. e-nkama. ru/ сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Дәрес Төзүчеләр ур., 10Д, 3нче кат адресы буенча 2нче поликлиниканың актлар залында узачак.
Программада кандагы шикәр күләмен ничек дөрес контрольдә тоту, инсулин терапиясенең үзенчәлекләре, диабет вакытында дөрес туклану кагыйдәләре, сәламәтлек кискенләшүен профилактикалау ысуллары турында чыгышлар каралган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев