12 март 2019 яңалыклары
-
12 март 2019 - 11:12Яктылык кайтаргыч фаҗигадән саклыйТүбән Кама районы территориясендә ел башыннан балалар һәм яшүсмерләр катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 8ендә җәяүлене машина бәрдергән.
-
12 март 2019 - 11:03«Үзгә бәйрәмнәребез, йолаларыбыз бар»Узган ел ахырында Түбән Камага Татарстанның мари милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяков, шулай ук Яр Чаллы, Менделеевск мари оешмалары рәисләре һ.б. килеп, җирле мариларга оешма төзү кирәклеге турында тәкъдим иткәч, бертавыштан ризалашканнар иде. Шулай итеп, Халыклар дуслыгы йортында тагын бер милли оешма – марилар оешмасы өстәлде.
-
12 март 2019 - 10:58Шигъри дулкыннарда тибрәлделәрХалыклар дуслыгы йортында «Шагыйрәләр язга елмая» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләгән кичә, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасына биш ел тулу уңаеннан, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрәләре белән берлектә үтте.
-
12 март 2019 - 10:47Каян алганын ачыклыйларТүбән Кама эчке эшләр идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында наркотик матдәләр саклауда шикләнелгән 35 яшьлек бер ирне тоткарлаганнар.
-
12 март 2019 - 10:46"ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә2010 елдан бирле бәйгедә 1253 җиңүче билгеләнгән.
-
12 март 2019 - 10:32«Горурлык хисләре кичердек»Шәһәребезнең 6 нчы балалар китапханәсендә үткән туган телебезгә багышланган шигырь бәйгесе «Мин татарча сөйләшәм» дип аталды. Анда 14 нче микрорайондагы 34, 41, 42 нче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар катнашты.