Туган як

«Үзгә бәйрәмнәребез, йолаларыбыз бар»

Узган ел ахырында Түбән Камага Татарстанның мари милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяков, шулай ук Яр Чаллы, Менделеевск мари оешмалары рәисләре һ.б. килеп, җирле мариларга оешма төзү кирәклеге турында тәкъдим иткәч, бертавыштан ризалашканнар иде. Шулай итеп, Халыклар дуслыгы йортында тагын бер милли оешма – марилар оешмасы өстәлде.

Яр Чаллыда мари оешмасы 20 ел эшли. Халык санын исәпкә алу мәгълүматы буенча, Түбән Камада 800 ләп  мари яши. Оешма рәисе Надежда Гатина әйтүенчә, 14 ноябрьдә – яңа оешма туган көндә Яр Чаллыдан «Марий сем» ансамбле дә килгән. Халыклар дуслыгы йорты бу кичне шыгрым тулы булган. Туган телдә җырлар, милли биюләрне күрергә зарыккан түбәнкамалылар концертны ошатканнар. 
Мари оешмасы әгъзалары һәр пәнҗешәмбедә җыелышалар. Бу көн аларда уңайлы, әйбәт булып санала. 
Халыклар дуслыгы йортына кергәч, бүлмәләрен көчкә таптым. Кечкенә, кысан бүлмәгә 12 кеше кереп, өстәл артына урнашты. «Күңелең иркен булса, урын табыла» дигән әйтем искә төште. 
Татарстан, Башкортстан районнарыннан булгач, күбесе татар телен белә. Араларында Удмуртиядән килеп төпләнгәннәре дә бар. Алар, нигездә, шәһәребез төзелгән вакытта күченеп гаилә корганнар һәм шушында төпләнеп калганнар. Үзара мари телендә аралашсалар да, балалары туган телләрен белми, ә оныклары хәтта аңламый да. Шуңа күрә киләчәктә якшәмбе мәктәбе оештыру уе да бар икән. 
– Мари теле финугор телләре төркеменә керә. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә удмурт теленә дә охшаш. Әмма татар сүзләре дә бар. Мәсәлән, тереза – тәрәзә, остел – өстәл, перенге – бәрәңге,  маймыл, – ди Иван Баймурзин. Ул Түбән Камага Башкортстаннан 1975 елда күченгән. Шаяртып сөйләүче бу абый баянда да шәп уйный. 
– Үзгә бәйрәмнәребез, йолаларыбыз да бар. Мәсәлән, Троица алдыннан Семык дигән бәйрәм уздырабыз. Аңа барлык туганнар да җыела, – дип дәвам итә Людмила Шамина.
Бәйрәм көнне иртән мунча ягалар. Сүз уңаеннан, Семык бәйрәмен әле үлгәннәрне искә алу көне дә диләр. Вафат булган туганнар, әби-бабайлар өчен аерым өстәл куела, аны тәм-том белән тутыралар. Элгечкә киемнәрен элеп куялар, тәмәке тарткан булса, өстәлгә анысын да куялар. Мунчага барганда, үзләре белән «чакыралар». Аннары рухларны капка төбенә кадәр озаталар, тәм-томнарны шунда алып чыгалар. Зиратка барып кайткач, якыннар белән бер өстәл артында җыелышалар, сыйланалар, җырлыйлар. Бу көнне авылларда һәр йорт ишеге ачык була.
– Гомумән, мари халкы бик гади, яхшы күңелле. Бездә «мари кешесе көл кебек, кая өрсәң, шунда оча» диләр, – дип елмая Надежда Гатина.
15-20 июньдә Ял пайрам, ягъни авыл көне уздырыла. Бу вакытта авыл тарихы искә төшерелә, анда туган билгеле кешеләрне искә алу гадәте бар. 
Раштуа бәйрәмендә исә кызлар күрәзәлек итәләр. Берничәсе турында сөйләделәр. Сарык абзарына кереп, берәр сарыкны аягыннан эләктереп аласың. Йоны кара төстә булса, кияүгә кара чәчле егеткә чыгасың. Йоны ак булса, ак чәчле кешегә чыгуыңны көт тә тор. Күзне йомып, киез итекне капка артына ыргыту да бар. Аннары кызлар чыгып карыйлар. Итек кайсы тарафка төшсә, булачак кияү дә шул якта яши. Ә инде капкадан күзләреңне йомган килеш иң беренче булып чыгасың икән, кияүгә башкалардан иртәрәк китәсең. 
– Куркынычрагы да бар. 
Төнге сәгать уникедә урамга чыгып, җиргә ятып тыңлап торасың. Кыңгырау чыңлаганын ишетсәң, кияүгә чыгасың, балта тавышы ишетсәң – тиздән кемдер үлә. Рас килгәне бар, – ди Людмила Шамина.
Оешма әгъзалары әле берничә тапкыр гына очрашсалар да, җырлар өйрәнә башлаганнар. Әбиләрдән калганнарын искә төшереп язалар, заманчаларын да сайлыйлар, хәтта башка телләрдән тәрҗемә итәләр. Хәзерге вакытта репертуарларында унлап җыр бар. Җырлауларын үтенгәч, ялындырмадылар, «Ашыкмыйча» дигәнен башкардылар. Бер сүзен аңламасам да, җырдагы моң, күз яше аралаш башкарулары күңелемә үтеп керде. Гомумән, кайбер районнарда, мәсәлән, Әгерҗедә мари авылларында йола җырлары сакланып калган. Туй вакытына, хәрби хезмәткә озатканда, хәтта кешене соңгы юлга озатканда – һәрберсенә үз көе, сүзләре бар. 
Биюләре дә әллә ничә төрле икән. Оялып-тартынып тормадылар, тамаша залына чыгып, салмак басып, аккошлардай йөзеп биеп тә күрсәттеләр... 
Милли оешма буларак теркәлгәч, эшләре арткан. Шәһәр бәйрәмнәрендә катнашырга, милли кием юнәтергә, музей тупларга кирәк. Әлегә милли киемнәр тектерергә мөмкинлек юк, үзләрендә булганнары белән чыгыш ясаячаклар. Музейга алып килерлек әйберләре күп: кемдер тукылган сөлгеләр, кемдер сандык, кемдер мари телендә басылган китаплар алып килергә әзер. 
– Кичен бу җыелышларга өйдән чыгып китүегезгә ирләрегез, балаларыгыз каршы түгелме? – дип сорагач, «егетләр-кызлар» шау-гөр килеп, көлеп:
– Юк, әлбәттә, киресенчә, куәтләндереп торалар. Һәр очрашуны түземсезләнеп көтеп алабыз, шатланып кайтып китәбез, – дип җавап бирделәр.
Зур эш башлап җибәрделәр, матур итеп дәвам итсеннәр. Эшкә яшьләрне дә тартырга ниятлиләр. Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге дә куәтләндереп кенә тора. Барыр юлларыгыз якты, эшләрегез уң булсын!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: