Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шигъри дулкыннарда тибрәлделәр

Халыклар дуслыгы йортында «Шагыйрәләр язга елмая» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләгән кичә, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасына биш ел тулу уңаеннан, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрәләре белән берлектә үтте.

Чараны алып баручыларның берсе Мингали Мөхәммәтшин башкарган җырдан соң, кунакларны Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов сәламләде, барлык гүзәл затларга изге теләкләрен җиткерде.
«Оешманың төп максаты – гаиләдә халык йолаларын, туган телебезне, рухи кыйммәтләрне саклау һәм милли хәзинәбезне киләчәк буынга җиткерү», – дип башлады үз чыгышын «Ак калфак» җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина. Ул оешманың чишмә башында торган актив җәмәгать эшлеклеләре – кичәнең авторы һәм алып баручысы Гүзәлия Гыйбадуллинага, Әлфия Хафизовага, оешманың беренче җитәкчесе Зөлфирә Бигашевага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Оешуына биш ел гына вакыт үткән булса да, Түбән Камада төрле өлкәләрдә хезмәт куючы егермегә якын иң актив, милләтпәрвәр хатын-кызны үзенә туплаган бу оешма үз эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Авыл җирлекләрендә милли бәйрәмнәр үткәрү, яңа милли проектлар, республиканың күренекле шәхесләренә багышланган очрашулар, әдәби кичәләр һ.б. күп кенә күркәм эшләр башкару бизи «Ак калфак» хатын-кызларын. Моннан тыш, алар Мәскәү, Ижау кебек шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез, республикадагы һәм шәһәребездәге башка иҗтимагый-милли оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Ибраһимова җитәкчелегендәге үз ансамбльләре дә эшләп килә аларның: гыйнвар аенда җырчы кызлар үзләренең беренче чыгышларын тамашачыга тәкъдим иткән. Кичә барышында оешманың иң актив әгъзалары аерым билгеләп үтелеп, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев ак калфаклылар турында бары тик уңай фикердә. Моңа өстәп, ул оешма ансамбле кызларына милли күлмәкләр тегеләчәген дә әйтеп үтте, тамашачыларны милли киемнән йөрергә чакырды. Юраган юш килә дигәндәй, районның иҗтимагый-мәдәни чараларында һәрчак актив катнашучы, бүгенге кичәне дә үзләренең матур чыгышлары белән бизәгән Каенлы авылы хатын-кызлары Флера Гарипова, Разыя Якуповаларны берләшмәгә кабул итү фикеренә килделәр.
Гүзәл затларга мәдхия булып яңгыраган кичәнең икенче өлеше шигъри җанлы хатын-кызларга – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре иҗатына багышланды. Гаять нечкә күңелле әдибәләребез иҗаты белән китапханәче Әнисә Дәүләтшина таныштырды.
«Без, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре, якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, сезгә үзебезнең шигъри тәлгәшләребезне бүләк итәбез», – дип мөрәҗәгать итте берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина.
Әдәби-музыкаль кичә барышында берләшмәгә йөреп, каләм тибрәтүче һәр шагыйрә иҗатына аерым урын бирелде, чарада катнашучы унбишләп каләм әһеле сәхнә түреннән язгы шигъри сәламен тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Шагыйрәләр, кызганычка, актив иҗат итеп, бүген инде араларында булмаган, дөнья куйган каләмдәшләре Әлфирә Фәтхетдинованы, Асия Николаеваны  да искә алдылар.
Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, медицина көллияте студентлары бүгенге көндә башка шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче Түбән Кама шагыйрәләренең әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, Альбина Мортазинаның, Илзирә Вәлиуллинаның хис дөньясы белән таныштырдылар.
Әдәби берләшмә эшчәнлегенә ветеран укытучы, елъязмачы, үзе дә берничә китап авторы Һәдия апа Хәбибуллина үз бәясен бирде. «Эшегезгә сокланып утырам, – дип, фикерләрен җиткерде ул. – Мин шигъриятне бик яратам, кулыма шигырь китабы килеп керсә, аны төн йокламый укып чыгам. Булдырасыз, иҗатыгызны һәрдаим яктыртып баручы «Туган як»ка да зур рәхмәт!»
Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов барлык гүзәл затларга яңа уңышларга ирешүләрен, әдәби хәятта яшәүче һәрберенә иҗат чишмәләренең челтерәп агуын, саекмавын, мул сулы булуын теләде. Әдәби берләшмәнең олпат шагыйре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Имаев барлык ир-атлар исеменнән ихлас котлауларын шигъри юлларга салды, хатын-кыз гүзәллегенә мәдхия җырлады.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев