Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Горурлык хисләре кичердек»

Шәһәребезнең 6 нчы балалар китапханәсендә үткән туган телебезгә багышланган шигырь бәйгесе «Мин татарча сөйләшәм» дип аталды. Анда 14 нче микрорайондагы 34, 41, 42 нче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар катнашты.

Телебезнең матурлыгын, байлыгын, аһәңле яңгырашын ишетергә китапханәгә балалар һәм олылар: әти-әниләр, тәрбиячеләр килде. Бәйгедә барлыгы 24 бала катнашты hәм барысы да «Татнефть» акционерлык җәмгыяте тарафыннан бирелгән бүләккә лаек дип табылды. 
Бәйгебезнең иң төп максаты балаларның сөйләм телен үстерү hәм туган телебезнең матурлыгын, аһәңен бала күңеленә җиткерү иде. Балалар hәм ата-аналар китапханәдә яңгыраган берсеннән-берсе матур шигырьләрне тыңлап илһамландылар, үз куллары белән «Мин татарча сөйләшәм» эмблема-магниты да ясап алдылар.
Милләтебез, туган телебез белән горурлану хисләрен тоеп, «Мин татарча сөйләшәм» дигән шигырь бәйгесендә катнашкан нәни дусларыбызны озатып, озак вакыт узмады үзебез аларга кунакка киттек… Кайда дисезме? 42 нче балалар бакчасындагы «Мин Татарстанда яшим» – дип исемләнгән фольклор сәгатенә.
Бу чара татар телен үстерү генә түгел, Татарстанда яшәүче халыклар тормышы белән танышуны, аларның гореф-гадәтләрен танып-белүне үзмаксат итеп куйган иде.
Балалар да, олылар да чарага бик ныклап әзерләнгән. Анда катнашкан аксакаллар шурасы әгъзасы Мәснәви ага Һадиуллин балаларга милләтләр, телләр язмышы, татар баласы нинди булырга тиешлеге хакында үзенең үгет-нәсыйхатен җиткерде.
Кичә ахырында татар, керәшен, башкорт, мари, hәм рус халкы сыйларыннан авыз итеп, тәмле чәй эчтек. Яз көнен менә шундый күңелле чаралар белән каршы алдык!
Әлфинә СӨНГАТУЛЛИНА, 6 нчы балалар китапханәсе мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев