8 июнь 2018 яңалыклары
-
8 июнь 2018 - 11:50«Туган як»тан бүләк» конкурсыХөрмәтле газета укучыларыбыз! Узган елларда булган күркәм гадәтне дәвам итеп, 2018 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучыларга да конкурс тәртибендә бүләкләр бирәчәкбез. Конкурсның исемен үзгәртеп тормадык, узган елдагыча, ул «Туган як»тан бүләк» дип атала.
-
8 июнь 2018 - 11:48Хезмәттәге уңышлары өчен«Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин зур бүләккә лаек булган.
-
8 июнь 2018 - 11:47Сорауларыгыз булсаТүбән Кама социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Җамалиева шәхси сораулары булган шәһәрдәшләрне һәр сишәмбе 14.00 сәгатьтә кабул итә.
-
8 июнь 2018 - 11:43Ял урыны да кирәкИҗтимагый киңлекләр муниципаль проекты кысаларында, республика программасы ярдәме белән, быел Зур Афанас авылында парк төзү гамәлгә ашырыла.
-
8 июнь 2018 - 11:34Көч сынашачакларТүбән Кама районында «Авыл хуҗабикәсе – 2018» бәйгесе узачак. Аның максаты – авылда яшәүче хатын-кызлар арасыннан иң сәләтлеләрен һәм уңганнарын ачыклау.
-
8 июнь 2018 - 11:32Ветераннарга ярдәм чарасыТүбән Кама волонтерлары, Бөек Ватан һәм башка сугышларда катнашучыларга ярдәм йөзеннән, күркәм акция оештырганнар.
-
8 июнь 2018 - 11:31Дүшәмбедә дә йөриячәкРоссия көнен бәйрәм итү сәбәпле, бу атнаның шимбәсе 11 июнь исәбенә эш көне булачак.
-
8 июнь 2018 - 11:25Бүләкләрдә – җан җылысыБалаларны яклау көне узды, ә котлаулар дәвам итә. «Мини-мисс Түбән Кама – 2018» бәйгесендә җиңүгә ия булган Әмирә Зиннәтова, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар белән шатлыгын уртаклашып, бүләкләр тараткан. Моның өчен Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә белем алучы кыз Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясенә килгән.
-
8 июнь 2018 - 11:24«Яхшылыкка – ният белән»Рамазан аеның соңгы ун көне калып бара. Ураза тоту башка елларга караганда авырракмы? Фитр һәм фидия сәдакасы ни белән аерыла? Аны кемгә һәм кайчан тапшырырга? Бу хакта без Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов белән сөйләштек.
-
8 июнь 2018 - 11:18Халкыбызның рухи байлыгын саклапСабан туе – милләтебезнең гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән бәйрәм. Шәһәребезнең 29 нчы мәктәбендә Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Аны 6 ел элек мәктәп директоры Равис Мөҗәһит улы Шакиров тәкъдим иткән иде. Шул вакыттан башлап, бу игелекле гамәл елдан-ел камилләшә бара.
-
8 июнь 2018 - 11:16Кармакка эләкмәгез!«Күптән түгел танышым 30 еллык эш стажы булганнарга 1400 сум өстәмә акча тиеш дип әйтте. Бу мәгълүмат дөреслеккә туры киләме? Фәния». Укучыбыз соравына Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лариса СЕМЕНОВА җавап бирде:
-
8 июнь 2018 - 10:58«Матурларга өлгерергә иде Яшәп киткән мизгел арасын!»Каләмдәшебез Асия Сөнгат кызы Сафинаның юбилее. Ул Түбән Кама районы Үчкә авылында чәчкәләргә төренгән июнь аенда дөньяга килә.
-
8 июнь 2018 - 10:52Күп еллар узгачМинем бакчадан ерак кына түгел Иван Захаров дигән кешенең бакча участогы бар. Озак еллар күршеләр булгач, без аның белән нинди темаларга гына сөйләшмәдек!
-
8 июнь 2018 - 10:29Ирләр дә елый икән...Зәринә кеше ышанмаслык яңалык ишетте: типсә тимер өзәрлек, әле кайчан гына пенсиягә чыккан Гамирны каты авыру аяктан еккан.
-
8 июнь 2018 - 10:15Хәзер дә әһәмиятен югалтмады«Оптималист» клубы 1987 елда оешкан иде. Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке бәйлелегеннән котылырга теләгән кешеләр арасында Г.Шичко ысулы белән эшчәнлек алып баручы, хәзерге вакытта Студентлар урамындагы 3 нче йортта урнашкан «Оптималист» клубы күптән түгел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилейның Е.Н.Королев исемендәге колледж залында, аның директоры Татьяна Куприянованың турыдан-туры ярдәме һәм катнашы белән оештырылуы чарага шәһәркүләм әһәмият бирде.