Туган як

Ирләр дә елый икән...

Зәринә кеше ышанмаслык яңалык ишетте: типсә тимер өзәрлек, әле кайчан гына пенсиягә чыккан Гамирны каты авыру аяктан еккан.

Сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмый, дәваханәдә ята икән. Барыр җире юк, имеш. Авырып урын өстенә яткач, хатыны янына да, балалары янына да сыймаган. Югыйсә, хатыны да, балалары да ул алып биргән квартирда яшәп яталар.
Ә Зәринә белән Гамир күп еллар сөяркәләр булдылар. Ничектер шулай килеп чыкты инде, очраклы гына очрашып-танышып, сөяркәләр булып киттеләр. Зәринәнең иреннән аерылып, ялгызы тормыш көткән чагы, Гамир кебек чын ир-егеткә күңеле ятты. Югыйсә, ире белән гаугалы аерылышудан соң берәүгә дә күтәрелеп карамас кебек иде. Гамир кебек ирләр сирәк шул хәзер. Аның белән очрашып йөри башлаганнан соң, Зәринәнең тормышы күпкә җиңеләйде. Акча белән түгел, анысын бирсә дә, Зәринә үзе дә алмас иде. Ялгыз хатын-кыз тормышына ир-ат кулы кирәк. Я ваннада кран ватыла, я үтүк эшләми башлый. Яз башыннан ук бакчага әйбер ташыйсы, көзен уңышын урнаштырасы бар... Үз башына төшкән кеше генә белә. Утырып елаган көннәре шактый булды яшь хатынның. Әле бит барлы-юклы ир кисәкләре бәйләнеп теңкәгә тигән була. Үзләренең йолкыш икәнлекләрен белмиләр, сөяркә тотасылары килә.
Гамир белән Зәринәне бәйләүче җепләр кырт өзелде. Аларны Зәринә үзе өзде. Шактый гына вакыт гаиләле Гамир белән очрашып йөрсә дә, кырт кисеп, башкага кияүгә чыга алды. Бәлки тырышса, Гамирны гаиләсеннән аера да алган булыр иде. Иргә гаилә башы итеп караучы юклыгы ул чагында ук читтән дә нык сизелеп торды шул.  
Хатынның тырнаклары лакка буялган дип, үзе чүп утаган, кер юган Гамирның картлык көне чит-ятлар арасында үтәргә тиешме соң? Кызына кыйммәтле тун, малаена машина алып бирергә дип, көне-төне эштә чапкан әти кешене сыйдырырлык почмак юкмы?..
Зәринә үзе хыялыйрак булса да, ире җир кешесе булып чыкты. Аның барысы да алдан килешеп, планлаштырган буенча бара. Оят булса да әйтми булмый: аның хатын белән йоклавы да расписание буенча. Кияүгә чыкканчы, Зәринә йокларга ярата иде, ире Раил аны бу гадәтеннән тиз биздерде. Чөнки иртәдән йөгерергә алып чыга. Ашау режим белән – баллы-татлы ризыклар бәйрәмнәрдә генә ашала. Раил – сәламәт яшәү рәвеше белән җенләнгән кеше. Теләсә-теләмәсә дә Зәринә дә иренә иярергә мәҗбүр булды. Йөгерү, сикерүнең файдасы тиде – фигурасы матурланды, йөреше җыйнакланды... 
Менә кичә уртак танышлары очрап, Гамирның дәваханәдә ятканын әйткәч, кая барып бәрелергә белмәде. Төнне көчкә үткәреп, иртүк дәваханәгә китте. Чынлап та, Гамирның хәле бер дә кызыгырлык түгел, урыныннан тора алмый ята, теле дә юк, кул-аяклары да эшләми. Шулай да хәтере яхшы әле үзенең, хатынны күрүгә таныды, елмайгандай итте. Азмы-күпме хәл-әхвәл сорашкач, Зәринә кайтырга кузгалды. Саубуллашканда ирнең яңакларыннан сыйпады, элеккечә үз итеп кочагына алды. Ир хатыны булса да, онытып булмый шул...  Сөйләшә алмаса да, Гамирның күзләреннән тәгәрәгән тамчылар аның бу күрешүгә шат булуын күрсәтә иде.
Палатадан чыккач, Зәринә баш врач кабинетына керде. Танышы әйткән сүзләр расланды: ирнең килеп хәлен дә белүче юк икәнлеген ачынып сөйләде дәвалаучы табиб. Хатынына үзе дә шалтыратып караган, сөйләшеп-сөйләшеп тә рәт чыкмагач, Гамирның документларын картлар йортына әзерли башлаганнар. Дәвалау курсы беткән, озакламый озатабыз, диде табиб. Зәринә аны шаккаттырып, ирне үзенә алып китәчәген әйтте. Табиб нидер сорамакчы иде дә, дәшми калды. Зәринә барыбер җавап бирмәс иде – «элекке сөяркәм» дип әйтә алмас бит инде.
Дәваханәдән чыгуга, ул үзенең квартирына юл тотты. Барын  да исәпләп, уйлап эш итүче ире аның квартирына кешеләр керткән иде. Иң беренче эш итеп, аларны квартирыннан чыгару хакында әйтте Зәринә. Тегеләрнең исләре китте, инде ничә ел яшәп, үзләренең квартиры кебек булып беткән квартирдан чыгасылары килмәс шул. 
Бу хәбәр аларга аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ярар, хәзер фатирга кеше кертүчеләр чат саен, урамда калмаслар әле.
Өенә кайткач, иркенләп әйберләрен җыйды. Чөнки Раил өйдә вакытта моны эшләп булмаячак. Әйбер дип инде, йорт җиһазларын, көнкүреш техникасын күтәреп йөрмәс, кием-салымнарын гына җыйнаштыргалады да, квартирына илтеп тә куйды.
Хәзер инде иң авыры – Раил белән сөйләшү калды. Ул каты күңелле. Хатынының элекке сөяркәмә китәм, аңа ярдәм кирәк дигәнен үлгәндә дә аңламаячак. Эш кул күтәрүгә үк барып җитмәс, тик авыр сүзләр белән мыскыллап кычкыру, кимсетү булачак – монысы бәхәссез. Ә Зәринә талаша белми, тыныч кына аерыласы килә. Раил кебек уңган ир хатынсыз калмас. Шул минутта сызгырса, ун хатын йөгереп киләчәк.
Ире кайтуга, хатын инде әзерләнеп, нәрсә әйтәсен уйлап куйган иде. Кичке ашны ашап бетерүгә, аерылу хакында сүз кузгатты. Унбиш ел бергә яшәп, хатынның китү хакында түгел, ә гомумән аз сүзлелегенә ияләнгән ир, яр буена чыгарып ташлаган балык кебек, авызын бер ачып, бер ябып, ни әйтергә белмичә катып калды. Әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып тотынды. Хатын «Бәладән – баш-аяк, хәзер берәр нәрсә белән бәрәчәк» дигәндәй, читкәрәк тайпылды.
Ә ир – ничә ел бергә яшәп,хатынына бер матур, җылы сүз әйтә белмәгән ир –  җебеп төште. Монысының да күзләрендә яшь тамчылары җемелди түгелме соң? «Китмә» диме? «Яратам» диме? «Йолдызым» диме? Кеше күңеле – төпсез кое... Әнә бит нинди матур сүзләр белә икән Раил! Аның шулай чарасыз калуыннан Зәринә дә коелып төште. Тотып тукмаса, җиңелрәк булыр иде. Нишләргә? Анда бит аны кеше ярдәменнән башка бәдрәфкә дә бара алмый торган ир заты ышанып көтә... Дөрес, авыру кеше карау җиңел булмас... Тик Гамирны авыру хәлдә ташлый алмый шул. Яшәгән кадәр яшәмәс, үзенә кылган яхшылыклары өчен яхшылык белән кайтару кирәк...
Энҗе ГАЛИЕВА. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: