Туган як

«Матурларга өлгерергә иде Яшәп киткән мизгел арасын!»

Каләмдәшебез Асия Сөнгат кызы Сафинаның юбилее. Ул Түбән Кама районы Үчкә авылында чәчкәләргә төренгән июнь аенда дөньяга килә.

Асия яшьтән үк шигырьләр, хикәяләр язу белән мавыга, 1995 елда «Туган як» газетасында беренче хикәясе басылып чыга. 2016 елдан  – «Кама таңнары» әдәби  берләшмәсенең иң актив әгъзасы. Шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә даими басыла. 
Асиянең шигырьләрендә ясалмалык, белер-белмәс теманы ачарга алыну юк. Аларның һәркайсында – ритм-рифма төгәллеге, табигый агым, эчтәлеккә тәңгәл сокландыргыч чагыштырулар, ихласлылык. Иҗат кешеләренә яшәү бервакытта да җиңел бирелмәгән кебек, Үчкә кызының да сыгылган чаклары күп булгандыр, әмма аның шигырьләрендә күз яше юк! Киресенчә, «Матурларга өлгерергә иде яшәп киткән мизгел арасын» дип, ул яшәргә, дөньяны шигырьләре белән матурларга ашкына. Асиябез юкка гына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына уздырылган бәйгедә дипломант исеменә, шәһәребезнең 50 еллык юбилеена багышланган, «Җырым сиңа, шәһәрем» бәйгесендәге, шигърият жанрында беренче урынга лаек булмагандыр?! Каләмдәшебезгә алга таба да яңа үрләр, иҗат уңышлары телибез.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Бабам  чишмәсе

Кая илтсә дә юлларым,
Очраган саен чишмә –
Балачагым, туган авылым,
Бабам исемә төшә.
Бабам ясаган көянтә,
Бәләкәй чиләкләрем...
Су буйлап күпме йөрсәк тә,
Талмады беләкләрем.
Хәзер дә әле күз алдымда:
Барабыз Зәйгә табан...
Тезләрен чүккән дә бабам,
Догасын укый һаман.
Йөри ул чишмә чистартып,
Агышын тыңлый- тыңлый:
Колагын куя да ятып,
Елмая – чишмә чыңлый!
«Исеңдә тот син, балам, – ди,
Чиста су карау сорый.
Чишмәләрсез Зәйләр булмый,
Юл алсын, җырлый- җырлый».
Хәтеремә кереп калган
Һәрбер сүзе бабамның.
Күңелемә моңнар тамган,
Шуны җырга саламын!

Без яратырга туган!

Гел янәшә яшәгәнбез,
Тик юллар аеры булган.
Очраштык без, күзләр генә
Сагышлар белән тулган.
Мөлдерәмә күзләреңдә
Үземнең моңны тоям.
Тормыш йөге бергә җиңел,
Иңгә иңемне куям.
Язмыш дигәнең иртәрәк
Чәчләргә бәсләр койган.
Ә барыбер күңелләргә
Күпме матурлык сыйган!
Соңлап кына очраштык без,
Гомер тиз үтә икән...
Тансык сөю хисләренә
Бу гомер җитәр микән?
Әгәр бүген әйталмасам,
Соңга калырмын сыман.
Кеше кадере – исән чакта,
Без яратырга туган!

Бәхет көтә кызлар!

Бәхет көтә кызлар,
Бәхет көтә –
Җылы язлар җиргә кайтканда.
Сагнып көтә, 
Яшь кәләшләр булып,
Алмагачтай чәчәк атканда.
Бәхет көтә кызлар,
Бары бәхет –
Тулгак тотып бәби тапканда,
Бишек элеп,
Җырлый-җырлый көтә,
Газиз балакаен бакканда.
Бәхет көтә кызлар!
Сагыш тугач,
Ишек келәләрен какса да;
Әби булгач,
Чал толымын тарап,
Ак яулыгын читләп япса да.
Бәхет көтә кызлар,
Бәхет көтә! 
Әгәр көтмәсәләр,
Бу дөньяда
Бар да бетә –
Җирдә ямь бетә!

Матурлык турында

Чәчләремне сүтеп алсу таңда,
Чыкка манып әллә тарасы?
Пыскып кына яшәргә бит әле,
Сүрелмәгән синең карашың!
Хыялларда килә исәрләнеп,
Томырылып тагы чабасы;
Яшәү матурлыгын тояр өчен,
Матур шөгыльләр бар табасы.
Матурлыклар җыеп чәчә алса,
Сөенә бит адәм баласы...
Без яшәгән турны матурларга
Гомерем буе эзлим чарасын.
Матурлык – ул гармония, диләр,
Гармония нидә табасы?
Офыкларга таба ямьнәр эзләп,
Озак микән әле барасы?
Авазымны салып, дуслар табып,
Матур шигырьләр бар язасы...
Матурларга өлгерергә иде
Яшәп киткән мизгел арасын!
Асия САФИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: