Туган як

Хәзер дә әһәмиятен югалтмады

«Оптималист» клубы 1987 елда оешкан иде. Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке бәйлелегеннән котылырга теләгән кешеләр арасында Г.Шичко ысулы белән эшчәнлек алып баручы, хәзерге вакытта Студентлар урамындагы 3 нче йортта урнашкан «Оптималист» клубы күптән түгел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилейның Е.Н.Королев исемендәге колледж залында, аның директоры Татьяна Куприянованың турыдан-туры ярдәме һәм катнашы белән оештырылуы чарага шәһәркүләм әһәмият бирде.

Шичко ысулының асылы нидән гыйбарәт соң? Төзәлмәс эчкечелеккә сабышып, кешелек сыйфатларын югалткан һәм калтыранган куллары белән стакан күтәреп, берәр йөз грамм аракы эчү өчен теләсә нинди җинаятькә барырга әзер һәм шул халәтеннән инде үз көче белән генә чыга алмаган кешене күз алдыгызга китерегез әле. Нык авыру хәленә килгән, хайвани теләкләрдән башканы белми торган андый кешеләрдән тирә-ягындагылар да йөз чөерә. Аннан барысы да туйган һәм аның тизрәк үлүен теләүчеләр байтак.
Тирә-ягыбыздагы андый хәлләр җәмәгатьчелек игътибарыннан да читтә калмый, әлбәттә. Чөнки аек кешеләр кими бара, халык тормыштагы хәл итеп булмаслык кыен мәсьәләләрне хәмер эчеп онытмакчы. Һәм аларның күпчелеге моны гадәти хәлгә исәпли. Ә хөкүмәтнең эчкечеләр турында аерым кайгыртырга исәбендә дә юк, чөнки хәл итәсе мәсьәләләр алардан башка да күп.
Нәкъ менә шундый шартларда эчкече үзенең инде беркемгә дә кирәге калмаганын аңлый башлый. Иң яхшысы – үлем, дип уйлый ул. Һәм шул халәте белән килешеп, тизрәк дөмексәм иде, дигән уй белән үлемен көтә.
Әгәр бу хәл 2-3 кешегә генә кагылса, кулны селтәп, барысы белән килешергә дә булыр иде. Тик җәмгыятьтә эчкечелекнең елдан-ел җәелә баруын күргәч, аның милли афәткә әверелә башлаганы аңлашыла.
Узган гасырның 80 нче елларында табиблар эчкечелекне дәвалау белән шөгыльләнмәделәр дип булмый. Төрле ысуллар сынап каралды: гипноз, ышандыру-инандыру, мәҗбүри хезмәт белән дә дәваладылар, хәтта эчкечелеккә каршы махсус психик дәвалау учреждениеләре дә оештырылды. Алар бүген дә бар әле. Тик ул ысулларның берсе дә файда китерми. Сәбәп нәрсәдә? Эчкеченең күңелен, җанын беркем дә аңларга теләми. Беркем дә аның хайвани гамәлләренә түзеп тора алмый, аны дус итәселәре килми. Нәкъ менә шуңа күрә соңгы чиктә барлык дәвалау алымнары комга терәлә. Ә эчкечегә үзен аңларлык, үзен кешегә исәпли торган дус кирәк.
Юрий Морозов җитәкчелегендәге «Оптималист» клубы әгъзалары әнә шул катлаулы бурычны үз өсләренә алдылар. Юрий Владимирович – кешеләрне ярата торган, киң күңелле олы йөрәкле кеше иде. Ул башкаларны  кызыксындыра, файдалы эшкә җәлеп итә ала, шул юл белән анда ышаныч тудыра, кабат сәләмат яшәү рәвешенә күчәргә һәм гаиләсенә әйләнеп кайтырга  ярдәм итә.
Юрий Владимировичка бернинди дару да кирәк түгел иде. Ул үзенең кайчандыр эчкече булуын, ләкин үз теләге белән сәламәт яшәү рәвешенә кайтуын сөйләргә дә оялмады. Үзенең шәхси тәҗрибәсе үрнәгендә һәркемгә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Ул елларда хәтта эш урынында да (производствода) эчкечелек җәелә башлаган иде. Шуңа күрә химия комбинаты һәм шиннар җитештерү берләшмәсе җитәкчеләре оптималистлар клубын булдыру өчен акча кызганмадылар. 
Предприятиеләрдә мәктәпләр төзүне оештыру, эшчеләр арасында аңлату эшләре алып бару һәм эчкечеләрне тормышка кабат кайтару буенча Оптималистларның үзләре сафыннан беренче педагоглар барлыкка килде. Анатолий Левановский һәм Сергей Коновалов әнә шундый яхшы педагоглар иде. Сезгә җирле телевидениедә һәм газета битләрендә аларның эчкечелек бәйлелегеннән котылу турындагы яхшы киңәшләрен еш ишетергә һәм укырга туры килгәндер. Алар үзләре ярдәм итәргә алынган кешеләрне эшкә урнаштырырга булыштылар, эш бирүчеләргә аның эчмәячәгенә гарантия биреп, эшкә урнаштыргач та аның ничек эшләве белән даими кызыксынып тордылар. Предприятиеләр исәбеннән ерак походларга да  алып чыгалар иде (мәсәлән, Байкалга бардылар). Эчкечелектән төзәлгән һәркем аларның даими игътибарын һәм күзәтчелеген тоеп яшәде. Һәм бу эш үзен аклый иде – эчкечеләр дә вәгъдәләрен үтәргә тырыштылар.
Академик Федор Григорьевич Углов кебек алдынгы галимнәр, табиблар 80 нче еллар башында  КПСС генераль секретаре Михаил Горбачевны илдә хәмер куллануга чикләүләр кертергә һәм Бөтенсоюз аеклар җәмгыяте оештырырга кирәклегенә ышандыра алдылар. Болай эшләмәгәндә ил белән эчкечелеккә салыначакларын  партия дә, галимнәр дә аңладылар. Күргәнегезчә, ул вакытта эчкечелек белән көрәш дәүләт кушуы буенча эшләнде һәм оптималистлар шәһәрдә төзелгән аеклар җәмгыяте канаты астында эшләделәр. 
Ул елларда Түбән Камада аеклар җәмгыятен мин җитәкләдем, шуңа күрә «Оптималист» клубының барлык активистларын якыннан белә идем. Үзара килешенеп эшләргә һәм дус яшәргә кирәклеген ике оешма да бик яхшы аңлады. Ә шәһәр башкарма комитетында безнең эшне Неля Калинина координацияли иде. Бер мәртәбә Түбән Камада аеклык җәмгыятенең республика конференциясе үткәрелде. Ул бу юнәлештә Түбән Каманың алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган иде. Конференцияне мин алып бардым.
Эшчәнлек сфералары шулай бүленде: эчкечеләр белән табиблар һәм оптималистлар шөгыльләнсә, без – аеклар җәмгыяте – кешеләрне эчмәскә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәдек. Бу юнәлештә зур эшләр башкарылды: спиртлы эчемлекләр сату тәртипкә салынды, аек комсомол туйлары үткәрелде, матбугатта мәкаләләр язылды. Болар барысы да шәһәр аеклар җәмгыяте катнашында эшләнде. Эшнең нәтиҗәсе тиз күзгә күренде: производствода травмалар кимеде, айныткычлар бушады һ.б. Галимнәр әйтүенчә, ул елларда кешеләрнең гомер озынлыгы да артты.
Ләкин һәр нәрсәнең азагы була дигәндәй, Советлар Союзы таркалгач, аеклар җәмгыятен дә тараттылар. Аяныч, билгеле, тик нишләтәсең. Ә без яхшы эшләр башкаруыбызга чын күңелебездән ышандык. 
Ә «Оптималист»ка килгәндә, алар югалмады һәм киләчәктә дә эшчәнлекләрен дәвам итәрләр, дигән өмет бар, чөнки базалары сакланды. Демократияләштерү елларында җәмгыятьтә эчкечелек бетмәде, киресенчә, спиртлы эчемлекләрнең күп төрле сортларын җитештерү артты гына. Аракы сатып, бюджетны баетмакчы булалар. Миндә – гомеремнең шактый өлешен түбәнкамалыларны эчмәскә өндәгән һәм бүгенге көндә дә сәләмат яшәү рәвешен пропагандалаган, кешеләрнең озак яшәүләрен, мәчеткә йөрүләрен теләгән кешедә шундый сорау туа: бюджетка керемне аракы сәүдәсеннән башка гына кертергә өйрәнә алмадыкмыни әле?! Кайчан  моннан баш тартырбыз? Җәмгыятьне сәламәтләндерергә кирәк бит, югыйсә.
Коллегаларым  «Оптималист» клубы (хәзерге вакытта җитәкчесе – Рузалия  Минзәлетдин кызы Каюмова) активистлары өчен чын күңелемнән горурланам. Ә менә кайчандыр башка төбәкләр үрнәк алырлык дәрәҗәгә ирешкән, шул уңайдан республика конференцияләре уздырган «Түбән Кама аеклар җәмгыяте» генә онытылды. Бу – бик кызганыч хәл. Миңа калса, ул чактагы алдынгы тәҗрибәне онытмаска, җәмгыятьнең аңа карата булган тискәре мөнәсәбәтен үзгәртеп, кабат Бөтенроссия аеклар җәмгыяте төзергә кирәктер. 
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россиянең атказанган табибы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: