Туган як

8 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 8 ноябрь 2017 - 10:40
    Үткәннәребезне онытыргамы?
    1917 елгы Октябрь революциясе һәркемнең дә күңеленә хуш килми. Моны аңларга да була. Зур мөлкәткә һәм өстенлекләргә ия булган сыйныф вәкилләре, дин әһелләре күп нәрсә югалталар. Ә иң мөһиме: халыкны изү юкка чыгарыла. Дөнья тарихында беренчеләрдән булып, сигез сәгатьлек эш көне урнаштырыла. Хосусый милек бетерелә. Әлбәттә, болар белән килешмәүчеләр байтак...
    538
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 10:24
    «Мәсәлләрем – әсәрләрем»
    «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, үзләренең әсәрләре белән әдәбият, шигьрият сөючеләрне һәрдаим сөендереп торалар. Әле шушы көннәрдә генә Рәфәт ага Шәйдуллинның «Мәсәлләрем - әсәрләрем» дип аталган китабы басылып чыкты. Рәфәт Сәмигулла улы Шәйдуллин 1940 елның 6 апрелендә Татарстанның Азнакай районы Тымытык авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1958 елда урта мәктәпне...
    535
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 10:19
    «Комсызлык» бәласе
    Кыш минем өчен чаңгыда йөрү белән кадерле. Гадәттә, маршрутымны «Батыр» спорт комплексыннан башлыйм да, «Алмаш»ка, аннары Ильинка ягына, теләк булса, «Корабельная роща» шифаханәсе юлын узып, урап кайтам. Бу көнне, дәртләнеп китеп, бу маршрутны ике тапкыр кабатларга туры килде. Алдан сөйләшенгән булсак та, якын танышым Рушанны очрата алмадым. Очрамасмы дип, кирегә...
    671
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 08:44
    Яшәү мәгънәсе
    «Туган як» газетасы - өемдә көтеп алынган кунак. Һәр санын җентекләп укып барам. Бигрәк тә үзебезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары язган мәкаләләрне, хикәяләрне, шигырьләрне кабат-кабат укып чыгам. Соңгы вакытларда каләмдәшебез Васил Камаловның язмалары еш басыла. Аның тормышчан мәкаләләре акны карадан, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. Ул дөньяга ни...
    638
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 08:33
    Бакчаларда кайчан тәртип булыр?
    1993 елда шәһәр халкына Борок авылы янындагы уңдырышсыз җирләрдән бакчалар өчен җирләр бүлеп бирелде. Табигате бик матур, һавасы чиста, тирә-яктан нарат урманы әйләндереп алган. Бакчачылар тырышып эшләп, җир кишәрлекләрен гөлбакча иттеләр. Зур уңыш алу өчен, иртә яздан башлап, көзнең соңгы көннәренә кадәр армый-талмый хезмәт куялар. Шуңа карамастан, тирә-як авылларда яшәүче...
    498
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 08:25
    Бердәм булсак, көчле без!
    Узган шимбәдә, ягъни 4 ноябрьдә түбәнкамалылар Халыклар бердәмлеге көнен зурлап билгеләп уздылар. Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда башланып, соңрак аның фойесында һәм тамаша залында дәвам итте. Килгән кунакларны шәһәребезнең төрле милли җәмгыятьләре оештырган күргәзмәләр дә җәлеп итмичә калмады, әлбәттә. Аларда халыкларның мәдәниятен чагылдырган экспонатлар белән берлектә, милли киемнәре,...
    505
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 07:07
    Каракларны эзлиләр
    Билгесез адәм Гагарин урамындагы 24б йортындагы «Вазифа» даруханәсе хезмәткәренең 16 мең сум акчасы булган акча янчыгын һәм машина йөртү таныклыгын урлаган. Гагарин урамындагы 25нче йорттагы «Эльдорадо» кибетеннән исә 11 уен дискын алып чыкканнар. Китерелгән зыян күләме 25 684 сум тәшкил итә. Шул ук көнне Б.Урманче урамы, 15нче йорт адресы буенча...
    555
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 07:04
    ЗАГСның 100 еллыгына
    Түбән Камада балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында музыка коралларында уйнау буенча конкурс игълан ителде. Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган «О, этот свадебный марш Мендельсона» бәйгесе Түбән Кама гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең (ЗАГС) 100 еллыгына багышланган. Анда катнашу өчен гаризаны 15 ноябрьгә кадәр...
    498
    0
    0
  • 8 ноябрь 2017 - 06:59
    ЯҢАЛЫКЛАР
    Кабул итү Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 9 ноябрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова, 15.00-17.00 сәгатьтә - «Росреестр» идарәсе вәкилләре; 10 ноябрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә - Дәүләт хезмәт инспекциясе...
    2
    0
    0
Реклама