Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Каракларны эзлиләр

Билгесез адәм Гагарин урамындагы 24б йортындагы «Вазифа» даруханәсе хезмәткәренең 16 мең сум акчасы булган акча янчыгын һәм машина йөртү таныклыгын урлаган. Гагарин урамындагы 25нче йорттагы «Эльдорадо» кибетеннән исә 11 уен дискын алып чыкканнар. Китерелгән зыян күләме 25 684 сум тәшкил итә. Шул ук көнне Б.Урманче урамы, 15нче йорт адресы буенча...

Билгесез адәм Гагарин урамындагы 24б йортындагы «Вазифа» даруханәсе хезмәткәренең 16 мең сум акчасы булган акча янчыгын һәм машина йөртү таныклыгын урлаган.
Гагарин урамындагы 25нче йорттагы «Эльдорадо» кибетеннән исә 11 уен дискын алып чыкканнар. Китерелгән зыян күләме 25 684 сум тәшкил итә. Шул ук көнне Б.Урманче урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан «Эльдорадо» кибетеннән 22 271 сумлык 9 уен дискын урлаганнар. Билгесез адәмнәр «Автомобилист-10» гараж кооперативыннан да велосипед, бензопила, дүрт җәйге көпчәк, бала чанасы, өч кармак, ике спининг алып чыкканнар.
Спортивная урамындагы «Пятерочка» кибетеннән 3500 сум диярлек товар алып чыккан адәмне тиз арада эләктергәннәр. Аны «Талау» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр. Бызов урамындагы 6нчы йорт янында 52 яшьлек ирдән 30 мең сумны талап алган икенче берәү дә тотылган.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X