Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яшәү мәгънәсе

«Туган як» газетасы - өемдә көтеп алынган кунак. Һәр санын җентекләп укып барам. Бигрәк тә үзебезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары язган мәкаләләрне, хикәяләрне, шигырьләрне кабат-кабат укып чыгам. Соңгы вакытларда каләмдәшебез Васил Камаловның язмалары еш басыла. Аның тормышчан мәкаләләре акны карадан, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. Ул дөньяга ни...

«Туган як» газетасы - өемдә көтеп алынган кунак. Һәр санын җентекләп укып барам. Бигрәк тә үзебезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары язган мәкаләләрне, хикәяләрне, шигырьләрне кабат-кабат укып чыгам.
Соңгы вакытларда каләмдәшебез Васил Камаловның язмалары еш басыла. Аның тормышчан мәкаләләре акны карадан, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. Ул дөньяга ни өчен килгәнен, ни кылганын аңлап, үзеннән соң тормышка ни дә булса калдырырга тиешлеген белеп яши.
1972 елдан алып, бар гомерен «Түбән Кама Нефтехим» заводына багышлаган,1990-2014 елга кадәр контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика цехы начальнигы вазифаларын башкарган, хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган һәм Казанның мең еллыгы уңаеннан, истәлекле медаль белән бүләкләнгән кеше ул.
2014 елдан лаеклы ялга чыкса да, Васил Камалов бер минутын да бушка уздырмый. Әле күптән түгел басылып чыккан олигомерлар заводына багышланган документаль китабы да - тирән эчтәлекле, үзе бер тарих. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән икенче китабы да дөнья күрер һәм киләчәк буыннарга яшәүнең һәр мизгеле газиз һәм бик тә кадерле икәнен аңларга ярдәм итәр.
Мин шундый кешеләргә сокланып карыйм. Күңел төшенкелеген җиңә белергә, авырлыклар алдында тез чүкмәскә, максатыма туры барырга да шундыйлардан өйрәнәм.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев