Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Комсызлык» бәласе

Кыш минем өчен чаңгыда йөрү белән кадерле. Гадәттә, маршрутымны «Батыр» спорт комплексыннан башлыйм да, «Алмаш»ка, аннары Ильинка ягына, теләк булса, «Корабельная роща» шифаханәсе юлын узып, урап кайтам. Бу көнне, дәртләнеп китеп, бу маршрутны ике тапкыр кабатларга туры килде. Алдан сөйләшенгән булсак та, якын танышым Рушанны очрата алмадым. Очрамасмы дип, кирегә...

Кыш минем өчен чаңгыда йөрү белән кадерле. Гадәттә, маршрутымны «Батыр» спорт комплексыннан башлыйм да, «Алмаш»ка, аннары Ильинка ягына, теләк булса, «Корабельная роща» шифаханәсе юлын узып, урап кайтам. Бу көнне, дәртләнеп китеп, бу маршрутны ике тапкыр кабатларга туры килде.
Алдан сөйләшенгән булсак та, якын танышым Рушанны очрата алмадым. Очрамасмы дип, кирегә борылып киттем, бәлки без берберебез артыннан йөрибездер. Очрамады, шулай итеп, үземә генә йөрергә туры килде. Югыйсә, трассаны бер тапкыр үткәч, кайтырга кирәк иде бит, юк, йөрәк үзен һаман яшь сизә.
Берзаман, кинәттән генә көчем китте, аякларның атлыйсы килми башлады. Әле шәһәргә шактый ерак. «Егылмасам гына ярар иде» - дип үз-үзем белән сөйләшәм. Егылсаң, эш харап: туңасың да чирлисең, бөтенләй тора алмавың да бар.
Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, урманда бер кеше юк. Инде караңгы да төшә башлады. Күңелне, чын мәгънәсендә, шом басты. Туктый-туктый, әкрен генә алга атладым. Бервакыт хәлем тәмам мөшкелләнде. Туктадым. Башта бары начар уйлар гына. Шул вакыт әллә каян дустым Наилнең кесәсендә йөртә торган «Каракум» конфеты күз алдына килеп басты. Аның шундый гадәте бар иде: чаңгыга чыкканда кесәсенә берничә шул шоколад конфетларны сала. Икенче бер танышым гел «Батончик» ала иде. Ул чакларда, без Студентлар урамындагы тулай торакта яшәгәндә, бик тәмле иделәр бит. Очучылар да үзләре белән рейска шоколад конфет йөртә, дип ишеткәнем бар иде. Конфет мине яшьлек елларына алып кереп китте. Шулай итеп, уйларым «агарды», мин дә
алга таба атладым. Исән-имин кайтып җитүемнең шатлыгын сөйләп тормыйм.
Әлеге вакыйгадан соң мин дә кесәмдә берничә конфет йөртә башладым. Дөнья бит бу - ни булмас! Шуларны бүген чаңгы костюмы кесәсеннән таптым да, башымнан узган шул хәл исемә төште. Бәлки башкаларга да файдасы булыр, мин әйтәм. Кар күренде бит, бер айдан кыш җитәр, чаңгыга да басарбыз.
Васил КАМАЛОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев