Туган як

13 июнь 2017 яңалыклары

  • 13 июнь 2017 - 07:16
    Җиңү дә яулаган, норматив та үтәгән
    Гани Сафиуллин исемендәге кадет корпусы укучысы төбәк-ара кул сугышы турнирында җиңү яулаган. Казанда узган ярышка Россиянең өч төбәгеннән - Татарстан, Мари-Эл, Чувашиядән 100дән артык егет җыелган. Турнирда 16 команда спортчылары катнашкан. Шәһәребез данын кадет корпусында тәрбияләнүче Рөстәм Шиһабетдинов яклаган. 85 килограммлы авырлык үлчәвендә иң яше булган егет җиңү яулау белән...
    551
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 07:13
    Интектердем тегене
    Кан басымы белән интегәм мин. Моңа кадәр дәваханә тупсасына аяк та басканым юк иде, әмма бер көнне түзмәдем, тәвәккәлләдем. Терапевт бүлмәсе алдында чират. Бөтен кеше сырхау икән, дип уйларсың. Чират акрын кыймылдый, ахрысы, берсе оекбаш бәйли, икенчесе газета укый, өченчесе баскан килеш йоклап тора. Мин дә чиратның койрыгына килеп бастым....
    464
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 07:11
    Даими үтеп торабыз
    Табышмак әйтәм, җа-вабын тап: «Олы абзардан кече абзарга мал куа - бу нәрсә?» Олырак яшьтәгеләр белсәләр дә, миннән кечерәкләр мәңге эзләп таба алмаслар. Үзең әйт, дисезме? Әйтәм, билгеле, мичкә яккач, сүрелми калган күмерне олы мичтән казан астына, ягъни кече учакка кисәү агачы белән тарту ул. Минем гел шулай: ни дә...
    400
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 07:06
    Араларда еллар, киртәләр...
    «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә» диме әле Такташ? «Тиле яшьлек ярты гомерен бирә, аның уты белән янарга» дип тә өстәп куя. Менә шул яшьлек тилелеге белән эшләнгән хата өчен гомер буе җавап та бирәсе булмаса... Дания белән Рамилнең мәхәббәт-ләре кешенеке кебек кенә булмады. Берсе - ут, берсе су булса, бәлки,...
    457
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 07:03
    Барып күрегез, үкенмәссез
    Мәктәпләрдә уку елы ахырына якынлашканда, Ширәмәт урта мәктәбендә шәһәребез мәгариф идарәсе каршындагы ветеран укытучылар Советы күчмә утырышы булды. Анда ветеран укытучылар, музей хезмәткәрләре һәм шәһәребез аксакаллары катнашты. Кунаклар башта мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Мәктәп директоры Елена Вячеславовна Перова кунакларга укытучылар коллективының эше һәм алда торган бурычлары турында сөйләде. Килгән кунаклар...
    395
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 07:02
    Түләп бетерә алырлармы?
    Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 6а йорттагы фатирларның берсендә чыккан янгынны андагы хатын-кыз үз көче белән сүндерергә тырышкан, әмма булдыра алмаган. Ул подъездга ире ярдәме белән генә чыга алган. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән. Ә менә фатир тулысынча янган. Подъезд көек исе һәм корым белән тулган. Ут чыгуның беренчел фаразы - саксыз...
    393
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 06:56
    Матурлыкны сакларга өйрәник!
    «Гаилә» паркындагы җиһазларга хулиганнар зыян салган. Әлеге бәндәләрне начар ниятләреннән биредә урнаштырылган видеокамералар да, сакчылар да туктата алмаган. Парк бер ел элек кенә төзекләндерелгән. Әмма бу вакыт эчендә 50дән артык җиһазны яраксыз хәлгә китергәннәр. Үсмерләр 3 яшьлек сабыйлар өчен куелган атларга атланып, калын пружинага беркетелгән дүрт уенчыкның берсен ватканнар. Зыян...
    431
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 06:55
    Сабый чактан күреп үссеннәр
    83нче балалар бакчасында микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы вәкилләре катнашында балалар сабан туе узды. Балалар бакчасы ишегалдында иртән үк милли көйләр яңгырап торды. Аның тирәсе матур итеп бизәлгән, тәрбиячеләр - милли киемнән. Йола буенча, колга тоткан балалар һәм биредә эшләүче педагоглар бүләк җыйдылар: колгага чиккән сөлгеләр бәйләнде, капчык төрле күчтәнәчләр...
    432
    0
    0
  • 13 июнь 2017 - 06:53
    Нигә яңа исем кушарга?
    Шәһәр эчендә «Жар-свежар» дигән павильоннар бар. Беркөнне шуларның берсенә кергәч, анда өчпочмак күреп, сатучыдан: «Өчпочмак бирегез әле», - дип сораган идем, «Это не эчпичмак, а треугольник» дип, минем сүзләремне төзәтте. Мин өчпочмакның татар халкының милли ризыгы икәнен бик яхшы беләм. Аның әйткәненә хәйран калып: «Как это так?» дигән идем. Ул...
    455
    0
    0
Реклама