Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Интектердем тегене

Кан басымы белән интегәм мин. Моңа кадәр дәваханә тупсасына аяк та басканым юк иде, әмма бер көнне түзмәдем, тәвәккәлләдем. Терапевт бүлмәсе алдында чират. Бөтен кеше сырхау икән, дип уйларсың. Чират акрын кыймылдый, ахрысы, берсе оекбаш бәйли, икенчесе газета укый, өченчесе баскан килеш йоклап тора. Мин дә чиратның койрыгына килеп бастым....

Кан басымы белән интегәм мин. Моңа кадәр дәваханә тупсасына аяк та басканым юк иде, әмма бер көнне түзмәдем, тәвәккәлләдем.
Терапевт бүлмәсе алдында чират. Бөтен кеше сырхау икән, дип уйларсың. Чират акрын кыймылдый, ахрысы, берсе оекбаш бәйли, икенчесе газета укый, өченчесе баскан килеш йоклап тора.
Мин дә чиратның койрыгына килеп бастым. Көтәм.
Терапевт бүлмәсенә кермиләр түгел - керәләр, әмма чираттагылар түгел. Бүлмә ишеге ачыла да, аннан ак башлыклы баш күренә дә:
- Фәлән Фәләнович, рәхим итегез! - дигән ягымлы тавыш ишетелә.
Фәлән Фәләнович чыккач, шул ук шифалы тавыш:
- Фәлән Фәләнович, гафу итегез, көттердем, ахрысы, - дип, икенче берәүне чакырып ала.
Кыскасы, ул көнне табибка эләгеп булмады. Икенче көнне килсәм, шул ук озын чират, шул ук кешеләр. Берсе свитер бәйли, икенчесе китап укый, өченчесе ятып ук йоклаган.
Ишектән теге ак башлык-лы баш кабат:
- Фәлән Фәләновна, үтегез, - дип, үзенең таныш-белешен генә кабул итә башлады.
Мин түзмәдем, бүлмәгә атылып үк кердем дә:
- Бу нинди безобразие! Күпме түзәргә була?! - дип ярып салдым.
Терапевт, бу нинди псих дигәндәй, аптырап карап торды да, мине утыргычка утыртып, тубык башына кара чүкеч белән китереп сукты. Минем ияк ирексездән күтәрелеп китте. Бер уңайдан тегенең аяк астына да ару гына эләкте.
- Гафу итегез, - диде бу, - сезгә миңа түгел, невропатологка күренергә кирәк. Нервыгызны саклагыз!..
- Миндә - кан басымы. Миңа сезнең ярдәм кирәк! - дип карыйм, колагына да элми. Тәки борып чыгарды бу мине...
Шулай бер көнне кә-газьләр караштырып бүл-мәмдә утырам, берәү йомшак кына ишек шакый.
- Керегез!
Карасам, ишек төбендә теге терапевт тора.
- Гафу итегез, Тимерҗан Мәхмүтович, - дип, бик түбәнчелек белән гафу үтенгәч, үзенең нинди гозер белән килгәнен җиткерде бу. Бик тә дефицит товар кирәк булган моңа. Кемгә барсын, база начальнигы буларак, миңа мөрәҗәгать итәргә уйлаган.
- Әлегә базада юк, - мин әйтәм, - булгач, килерсез.
Бер ай йөрде бу ялынып, биш ай йөрде. Килгән саен бер җавап. Тәмам интектердем тегене.
Бервакыт бу бүлмәгә ишекне шар ачып килеп керде.
- Бу нинди безобразие? Күпме түзәргә була?! Ул товар мин беренче килгәндә үк булган, ләбаса!
- Гафу итегез, - мин әйтәм, - сезгә миңа түгел, невропатологка күренергә кирәк! Нервыгызны саклагыз!
Бер сүз дә әйтми чыгып китте бу. Хәзер чынлап та, нервыларын дарулап йөри икән дип ишеттем.
Федор ЕРМАКОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев