Туган як

Җиңү дә яулаган, норматив та үтәгән

Гани Сафиуллин исемендәге кадет корпусы укучысы төбәк-ара кул сугышы турнирында җиңү яулаган. Казанда узган ярышка Россиянең өч төбәгеннән - Татарстан, Мари-Эл, Чувашиядән 100дән артык егет җыелган. Турнирда 16 команда спортчылары катнашкан. Шәһәребез данын кадет корпусында тәрбияләнүче Рөстәм Шиһабетдинов яклаган. 85 килограммлы авырлык үлчәвендә иң яше булган егет җиңү яулау белән...

Гани Сафиуллин исемендәге кадет корпусы укучысы төбәк-ара кул сугышы турнирында җиңү яулаган. Казанда узган ярышка Россиянең өч төбәгеннән - Татарстан, Мари-Эл, Чувашиядән 100дән артык егет җыелган.
Турнирда 16 команда спортчылары катнашкан. Шәһәребез данын кадет корпусында тәрбияләнүче Рөстәм Шиһабетдинов яклаган. 85 килограммлы авырлык үлчәвендә иң яше булган егет җиңү яулау белән беррәттән кул сугышы буенча 1нче олылар разряды нормативын да үтәгән.
Һәр турнир - яңа тәҗрибә
3нче балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Никита Седов дөнья чемпионатында бронза медальгә һәм кубокка ия булган.
Россия данын ул Румыниядә яклаган. Бирегә 41 илдән килгән спортчы җыелган. Әлбәттә, мондый уңышка тренерлары Ирек Фәррахов һәм Виталий Осиповтан башка ирешеп булмас иде. Спорт мәктәбенең киокусинкай бүлеге тренеры Ирек Фәррахов әйтүенчә, һәр турнир - яңа тәҗрибә, анда катнашу спортчы һәм тренер буларак үсәргә ярдәм итә. Ел ахырында Никита олырак яшьтәгеләр категориясенә күчәчәк. Монда, әлбәттә, авыррак булачак, шулай да егетнең тырышлыгы уңай нәтиҗә бирми калмас, дигән фикердә остазы.
Фотода: Никита Седов тренеры Ирек Фәррахов белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: