Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Барып күрегез, үкенмәссез

Мәктәпләрдә уку елы ахырына якынлашканда, Ширәмәт урта мәктәбендә шәһәребез мәгариф идарәсе каршындагы ветеран укытучылар Советы күчмә утырышы булды. Анда ветеран укытучылар, музей хезмәткәрләре һәм шәһәребез аксакаллары катнашты. Кунаклар башта мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Мәктәп директоры Елена Вячеславовна Перова кунакларга укытучылар коллективының эше һәм алда торган бурычлары турында сөйләде. Килгән кунаклар...

Мәктәпләрдә уку елы ахырына якынлашканда, Ширәмәт урта мәктәбендә шәһәребез мәгариф идарәсе каршындагы ветеран укытучылар Советы күчмә утырышы булды. Анда ветеран укытучылар, музей хезмәткәрләре һәм шәһәребез аксакаллары катнашты.
Кунаклар башта мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Мәктәп директоры Елена Вячеславовна Перова кунакларга укытучылар коллективының эше һәм алда торган бурычлары турында сөйләде. Килгән кунаклар Ширәмәт мәктәбе укытучы-ветераннар Советы эшенә югары бәя бирделәр, үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр.
Очрашуның төп максаты ветераннар Советының эше белән танышу гына түгел, андагы туган якны өйрәнү музеен да карау иде. Анда эзлекле рәвештә авылның тарихын сурәтләгән, бүгенгә чаклы чорны эченә алган материалларның һәм экспонатларның күп булуы килгән кунакларны шаккаттырды.
Ерак тарихны искә алсак (XVII гасырлар), Ширәмәт поселогы Богородское село дигән авылдан башланган. XVIII гасырда күп еллар дәвамында граф Шереметьевның имениесе булган ул. 1861 елдан бу авыл граф Шереметьевның бурмистры Анциферовка күчә.
Поселокта яшәүчеләр тире эшкәртү һәм кымыз ясау белән шөгыльләнгәннәр. Тирә-якта кешеләрнең сәламәтлекләренә файдалы чишмәләр агып чыккан, ераклардан килеп, ул чишмәләрнең суын алып файдаланганнар...
Хәзерге вакытта музейда укучылар зур эш алып баралар. Алар чын экскурсоводлар шикелле, бирегә килүчеләрне һәр бүлектәге экспонатлар белән таныштыралар, чыгышлар ясыйлар.
Музейда бик файдалы материаллар тупланган һәм алар билгеле бер система буенча зәвык белән урнаштырылган.
Без шәһәребез мәгариф идарәсенә түбәндәге мөрәҗәгатьне җиткерәбез: барлык мәктәп директорлары, музей җитәкчеләре өчен Ширәмәт мәктәбе музеена экскурсия оештырсыннар иде. Ул музейны барып күрергә, өйрәнергә кирәк.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев