Туган як

4 апрель 2017 яңалыклары

  • 4 апрель 2017 - 10:18
    Ватанны сакларга китәләр
    Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Кампания 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Түбән Камадан 18дән алып 27 яшькәчә барлыгы 300 егетне хәрби хезмәткә озату планлаштырыла. Аларның күбесе Үзәк федераль төбәкләрдәге хәрби частьлар сафларын тулыландырачак, 80е шефлыкка алынган Саратов өлкәсе һәм Мәскәү Преображенский полкында хезмәт итәчәк. Россия буенча 142 мең кеше...
    461
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:55
    Хөрмәткә лаек әби
    1925 елның 15 февралендә Ярулла абый белән Миңневафа апаның Югары Чаллы авылында өченче балалары Зөләйхә исемле кызлары дөньяга килгән. Әнисе кызчыкка 6 яшь булганда үлә. - Хәзер дә хәтеремдә: әнкәй үлгәч, агачка менеп утырам да, зиратка карап җырлый идем, - дип искә ала ул, һәм ирексездән, күз яшьләрен сөртеп куя....
    442
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:40
    Таләпләр катгый
    Шәһәребездә машина йөртүчеләрне тикшерү уздырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре, бигрәк тә, «права»лары булмаган көе руль артына утыручыларны, исерек хәлдә машина йөртүчеләрне һәм балаларны махсус җайланмалардан башка утыртканнарны ачыклауга игътибар бирделәр. Дәүләт автоинспекторлары 30 минут эчендә 200ләп машина йөртүчене туктаткан. Шуларың 13е, кагыйдә бозу сәбәпле, административ җавап-лылыкка тартылган. Мәсәлән, балаларын махсус җайланмадан башка...
    413
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:35
    Зур рухлану алганнар
    24-25 март көннәрендә Казанда уздырылган Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында Түбән Камадан якташларыбыз - туган якны өйрәнүче һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиев һәм аксакаллар шурасы әгъзасы Альберт Саттаров та делегат булып катнашты. Түбәндә алар шул чарадан алган тәэсирләре белән уртаклаша. Съезда Россиянең татарлар яшә-гән төбәкләреннән 250 вәкил - Иркутск, Красноярск,...
    418
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:33
    Озак яшәү сере – хезмәттә
    Тагын ике шәһәрдәшебез олы юбилейларын билгеләп үткән. Гомер бәйрәме белән аларны Түбән Кама җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре, идарәче компания директорлары тәбрикләгән. Пәргизә Вахитовага 95 яшь тулган. Ул Минзәлә районында туып, апасы тәрбиясендә үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек кызны колхозга агроном итеп билгеләгәннәр. Әлеге авыр еллардагы ачлык,...
    419
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:31
    Бурычың күп булса...
    Торак-коммуналь хезмәтләре өчен күп бурычлары булучылар турындагы мәгълүмат кредит операцияләренең Милли бюросына тапшырылачак. Нәтиҗәдә, ул кешеләргә кредитка акча алу мөмкин булмаячак. Бу хакта шәһәр башкарма комитетыныӊ җитәкчесе урынбасары Денис Баландин хәбәр иткән. 1 мартта Түбән Камада торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 364 миллион сумга җыелган. Түләмәүчеләрнеӊ 80 проценты, шулай ук, банктагы...
    408
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:28
    Горурланырлыклары бар
    Янгынга каршы Федераль хезмәтенеӊ Татарстан буенча беренче отряды 47нче янгын сүндерүкоткару часте барлыкка килүгә 40 ел тулган. Ул 1997 елда ТАССРныӊ эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылган. Частьнең беренче начальнигы Александр Мурзин бүлекчәне 20 елга якын җитәкләгән. Беренче елларда хәрби расчетта 3 янгын сүндерү машинасы булган, шәхси состав 45 кешедән...
    412
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:21
    Халыкны кабул итәләр
    Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 6 апрельдә (пәнҗешәмбе) 10.00-12.00 сәгатьләрдә - юрист; 15.00-17.00 сәгатьләрдә - Түбән Кама муниципаль районының Социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Җамалиева; 16.00-17.00 сәгатьләрдә - Россия реестры вәкилләре кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт,...
    397
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:19
    Гаризаны Портал аша
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миӊнеханов күрсәтмәсе буенча, Хезмәтләр порталында гаризаны: - пенсиядәге кешеләргә транспортта йөрү өчен айлык акча түләү, - мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларны тәрбияләү өчен түләгән акчаныӊ компенсация өлешен кайтару, - балага 16 яшькә кадәр айлык пособие, - инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә...
    416
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:16
    Көне җиткәнне көтмичә
    Кыш китәргә ашыкмаса да, район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы чәчү эшләре турында кайгырта башладылар. Дөресен генә әйткәндә, аңа әзерлекнең туктап торганы да булмады. Хәзер соңгы оештыру эшләре бара. Узган атнада Түбән Кама муниципаль районында язгы чәчүгә әзерлекне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агропромышленность комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү...
    476
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:10
    Аналарга рәхмәт
    Февраль ахырында «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы алтынчы мәртәбә «Солдатка - ана бәлеше» акциясен үткәрде. Оешма әгъзалары шәһәрдәшләр белән бергә Түбән Камадагы 5561нче хәрби частендә хезмәт итүчеләр өчен дистәләгән пирог, тортлар, камыр ашлары һәм тәм-томнар әзерләгәннәр. Бу көннәрдә редакциягә Яшел Үзәндә яшәүче Рәйхан Гыйльметдиновадан хат килде. «Бу хатны сезгә шатлыгымнан...
    478
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 08:05
    Газета укучыбыздан бүләк
    Киләсе елга «Туган як» газетасына язылу башланды. Беренчеләрдән булып түбәнкамалы Хәниф Нуриев килде. Һәм буш кул белән түгел - газета укучыларына бүләк итеп 20ләп китап китерде. Үзе әйтүенчә, шәһәрдәшләрне әдәбиятка җәлеп итәсе килә. Хәниф абый тарихи, документаль әсәрләр укырга ярата. Аңа 70 яшь, шәһәрдә ул инде 44 ел дәвамында яши,...
    429
    0
    0
  • 4 апрель 2017 - 07:58
    Редакциягә килеп яки почтага барып
    «Туган як»ка язылу бара Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як» газетасына -язылу бара. Инде хәбәр иткәнебезчә, апрельдән газетага язылу бәясе, йорт адресыгызга китерү өчен (почтада яки редакциягә килеп язылырга була): тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора. Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең...
    442
    0
    0
Реклама