Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Көне җиткәнне көтмичә

Кыш китәргә ашыкмаса да, район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы чәчү эшләре турында кайгырта башладылар. Дөресен генә әйткәндә, аңа әзерлекнең туктап торганы да булмады. Хәзер соңгы оештыру эшләре бара. Узган атнада Түбән Кама муниципаль районында язгы чәчүгә әзерлекне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агропромышленность комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү...

Кыш китәргә ашыкмаса да, район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы чәчү эшләре турында кайгырта башладылар. Дөресен генә әйткәндә, аңа әзерлекнең туктап торганы да булмады. Хәзер соңгы оештыру эшләре бара. Узган атнада Түбән Кама муниципаль районында язгы чәчүгә әзерлекне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агропромышленность комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары Ренат Гатиятов һәм «Россельхознадзор» дәүләт инспекторы Әнәс Сөләйманов тикшерде.
Җирле авыл хуҗалыгы агропромышленность комплексы җитәкчеләре, баш агрономнар катнашында уздырылган әлеге чарада, алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек, чәчү өчен орлыклар һәм минераль ашламалар белән тәэмин ителеш турында җентекләп сөйләделәр. Чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән һәм үсемлек авыруларыннан саклауга кагылышлы алга куелган бурычлар турында да сүз булды.
Хәзерге көндә эш планнары тулысынча расланган, культураларны чәчүгә, нигездә, бар нәрсә дә әзер. Һава торышы уңай булганда, кыр эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыгарга бөтен мөмкинлекләр дә бар, диләр фермерлар һәм игенчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин, киңәшмәгә йомгак ясап, калган барлык эшләрне кыска гына вакыт эчендә төгәлләргә кирәклеге турында әйтте һәм язгы чәчү эшендә катнашучыларның эш шартларына кагылышлы мәсьәләләр хакында да искәртте.
Руслан Исламов
фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев