Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бурычың күп булса...

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен күп бурычлары булучылар турындагы мәгълүмат кредит операцияләренең Милли бюросына тапшырылачак. Нәтиҗәдә, ул кешеләргә кредитка акча алу мөмкин булмаячак. Бу хакта шәһәр башкарма комитетыныӊ җитәкчесе урынбасары Денис Баландин хәбәр иткән. 1 мартта Түбән Камада торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 364 миллион сумга җыелган. Түләмәүчеләрнеӊ 80 проценты, шулай ук, банктагы...

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен күп бурычлары булучылар турындагы мәгълүмат кредит операцияләренең Милли бюросына тапшырылачак. Нәтиҗәдә, ул кешеләргә кредитка акча алу мөмкин булмаячак.
Бу хакта шәһәр башкарма комитетыныӊ җитәкчесе урынбасары Денис Баландин хәбәр иткән.
1 мартта Түбән Камада торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 364 миллион сумга җыелган. Түләмәүчеләрнеӊ 80 проценты, шулай ук, банктагы кредитларны да вакытында түләмиләр икән. Шуӊа күрә андыйларга банклар «бурыч»ка акча бирүдән туктаячак. Бүгенге көндә «кара» исемлеккә 100дән артык тәртип бозучы кертелгән. Денис Баландин әйтүенчә, якын арада реестрга 4000нән артык бурычлы турында мәгълүмат кертеләчәк. Әлеге чаралар халыктан әҗәтләрне һәм барлык хезмәтләр өчен вакытында түләүне тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, дигән ышанычта җитәкчеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев