Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Аналарга рәхмәт

Февраль ахырында «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы алтынчы мәртәбә «Солдатка - ана бәлеше» акциясен үткәрде. Оешма әгъзалары шәһәрдәшләр белән бергә Түбән Камадагы 5561нче хәрби частендә хезмәт итүчеләр өчен дистәләгән пирог, тортлар, камыр ашлары һәм тәм-томнар әзерләгәннәр. Бу көннәрдә редакциягә Яшел Үзәндә яшәүче Рәйхан Гыйльметдиновадан хат килде. «Бу хатны сезгә шатлыгымнан...

Февраль ахырында «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы алтынчы мәртәбә «Солдатка - ана бәлеше» акциясен үткәрде. Оешма әгъзалары шәһәрдәшләр белән бергә Түбән Камадагы 5561нче хәрби частендә хезмәт итүчеләр өчен дистәләгән пирог, тортлар, камыр ашлары һәм тәм-томнар әзерләгәннәр. Бу көннәрдә редакциягә Яшел Үзәндә яшәүче Рәйхан Гыйльметдиновадан хат килде.
«Бу хатны сезгә шатлыгымнан елый-елый язам. Күптән түгел шәһәрегездә хезмәт итүче улым Айдар:
- Әни, безгә монда шундый күп тәм-томнар алып килделәр: элеш, бәлеш, печенье белән сыйладылар. Шуларны бер атна буе ашадык, - дип куанып сөйләде.
Түбән Камада «Солдатка - ана бәлеше» акциясе оештыруның никадәр әһәмиятле икәнен аналар беләдер. Чөнки әлеге күчтәнәчләр солдатларга ел саен тапшырыла. Балаларыбызны шулай итеп сыйлаган, күңел назын, җылысын биргән өчен Түбән Кама аналарына чиксез рәхмәтемне белдерәм. Еракта яшәсәм дә, улымның ышанычлы кулларда икәнлеген тоеп яшим. Яшел Үзәндә хәрби часть юк, юкса мин дә үзебезнең аналарга мондый эшне тәкъдим итәр идем.
 
Рәйхан Гыйльметдинова».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев