Туган як

11 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 11 ноябрь 2016 - 14:45
    “Татар кызы” конкурсының җиңүчесе билгеле
    Бүген Түбән Камада Татарстан гүзәлен сайладылар. "Татар кызы- 2016" конкурсы педагогия көллиятендә үтте. Быел әлеге чарада 39 студент катнашырга теләк белдерә. Финалга 10 гүзәл зат чыга. Бүген алар Түбән Кама педагогия көллиятендә жюри әгъзаларына үз талантларын күрсәттеләр. Җиңүчеләргә килгәндә, татар кызы исеменә Яр Чаллы педагогия көллияте студенты Фәнзилә Җәмилә лаек...
    578
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 12:02
    Түбән Кама Яңа елга әзерләнә башлады
    Яңалыкларга килгән, быел кайбер чыршы мәйданчыкларының урыннары үзгәрә. Мисал өчен, Яшьлек урамындагы Урман гүзәле Тукай паркына күчереләчәк. Шуңа да бүген аттракционнар паркында урнашкан чыршы урнаштыру җайланмасын сүттерләр. Әйтергә кирәк, әлеге микрорайон хакы да бәйрәмсез калмаячак. Монда балалар өчен күңел ачу чаралара урын алачак.
    587
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 11:50
    Индийская ярмарка
    909
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 11:45
    Хәрби хезмәтне сайласаң...
    Россия күләмендәге «Ватанны саклау дигән һөнәр бар!» («Есть такая профессия - Родину защищать!») акциясе барышында, безнең Түбән Камада, Татарстан хәрби комисссары Сергей Погодин җитәкчелегендә, республика районнары һәм шәһәрләре хәрби комиссарларының, «Патриот үзәге» курсантлары, кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр, шәһәребез мәктәпләренең югары классларында белем алучы егетләр өчен илебездәге хәрби уку йортларында белем алуга...
    535
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 11:44
    Редакциягә килеп язылсагыз...
    14 ноябрьдән алып 18 ноябрьгә кадәр редакциягә килеп (Актүбә урамы, 6а йорт), 2017 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучыларны «сюрприз» көтә. Махсус сезнең өчен кызыклы конкурс оештырыла. Анда җиңеп, лосьон, сабын, гель җыелмасына; пластмасс савытларга яки өстәлгә куелышлы рамлы рәсемгә ия булу мөмкинлегегез бар.
    599
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 11:38
    Балаларга – зур бүләк
    Соңгы елларда балалар өчен китап язучылар бик аз. Шундый сирәкләр арасында Нурзия Мирхазова күренекле урын биләп тора. Ул - дистәгә якын китап авторы, Түбән Камада гына түгел респуб-лика күләмендә дә танылган балалар язучысы. Күптән түгел аның «Серле рәссам» («Волшебный художник») дигән өр-яңа китабы чыгу турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек....
    647
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 09:35
    Татарстанда беренче анимацион клип чыкты
    Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның "Алма кебек кызарма" җырына төшерелгән яңа клибы дөнья күрде. Клип татар эстрадасына чын мәгънәсендә яңалык алып килде: төп геройлардан кала, барлык персонажлар да уйлап чыгарылган! Шуны да әйтергә кирәк: җырчы әлеге клибын 24 ноябрьдә "Пирамида"да узачак концерты алдыннан тамашачысына бүләк буларак чыгарган.
    609
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 09:34
    Рөстәм Миңнеханов АКШта
    АКШ татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "Туган тел" җырын башкарган. 9-11 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эшлекле сәфәр кыла һәм эш сәфәре кысаларында Америка төрки-татар ассоциациясе җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты. Татарлар белән очрашудан фотографияләрне Рөстәм Миңнеханов "Инстаграм"дагы шәхси битенә урнаштыра. Татар йорты залында булган очрашуга 50дән...
    545
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:55
    Юлаучылар, мосафирлар өчен
    Борок авылындагы яңа мәчеткә манара куелды. Иман йорты Чистай трассасыннан ерак түгел, авылга керү юлында урнашкан. Рус исемен йөртүенә карамастан, торак пунктта төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Авылда юл буенда гына чиркәү дә бар. Биредә халык яңа мәчет төзелешенең һәр этабын күзәтеп бара. Ә инде, ниһаять, манара куелу алар өчен...
    561
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:44
    «Шинник-1» – беренче!
    «Шинник» спорт комплексында 2008 елгы малайлар арасында футбол буенча «Алтын көз» дип исемләнгән ачык турнир тәмамланды. Ярышта сигез команда катнашты: «Сигнал - 1»,«Сигнал - 2» (икесе дә Чиләбедән), «Кристалл» (Ижевск), «Зенит» (Салават, Башкортстан), «КамАЗ» (Яр Чаллы), «Шинник - 1», «Шинник - 2» һәм «Нефтехимик» (өчесе дә Түбән Камадан). Турнирда «Шинник...
    563
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 06:41
    «ТАНЕКО». Халыктан яшерен сер юк
    Мохиткә сакчыл караш - нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзегәндә һәм файдалануга тапшырганда «Татнефть» компаниясенең төп өстенлекләреннән булды. Түбән Каманың 20 октябрьдә «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенә килеп киткән җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре моның шулай булуына тагын бер мәртәбә инандылар. Катлауы нәрсәләр турында гади тел белән Чакырылган 70тән...
    578
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 06:37
    Кеме юк бу дөньяның
    Элекке район үзәк дәваханәсенең беренче катында, йөрәккә электрокардиограмма ясатырга чиратта утырабыз. Таякка таянган олы гәүдәле бер рус карчыгын ак халатлы бер кыз кабинет ишеге төбенә үк китерде. Әбинең хәле авыр икәнен әйтеп, чиратсыз үткәрергә кушты. Көннәр буе поликлиникада үзләренә кирәкле кабинетка чират көтеп утырырга ияләнгән халык берсүзсез ризалашты. Әби килеп...
    653
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 05:27
    Стресс нәрсәгә китерә?
    Стресс, ягъни хафалану, туктаусыз борчылу кешенең гәүдә авырлыгын арттыра, тормыш ямен югалттыра, организмында тискәре үзгәрешләргә китерә. Әгәр дә кеше артык тазарып, симереп китә икән, димәк, бөер өсте бизләре тиешенчә эшләми. Бөер өсте бизләре кешенең халәте белән турыдан-туры бәйле. Әгәр дә үзенә берәр куркыныч яный икән, организм барлык ресурсларын аңа каршы...
    684
    0
    0
Реклама