Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Шинник-1» – беренче!

«Шинник» спорт комплексында 2008 елгы малайлар арасында футбол буенча «Алтын көз» дип исемләнгән ачык турнир тәмамланды. Ярышта сигез команда катнашты: «Сигнал - 1»,«Сигнал - 2» (икесе дә Чиләбедән), «Кристалл» (Ижевск), «Зенит» (Салават, Башкортстан), «КамАЗ» (Яр Чаллы), «Шинник - 1», «Шинник - 2» һәм «Нефтехимик» (өчесе дә Түбән Камадан). Турнирда «Шинник...

«Шинник» спорт комплексында 2008 елгы малайлар арасында футбол буенча «Алтын көз» дип исемләнгән ачык турнир тәмамланды.
Ярышта сигез команда катнашты: «Сигнал - 1»,«Сигнал - 2» (икесе дә Чиләбедән), «Кристалл» (Ижевск), «Зенит» (Салават, Башкортстан), «КамАЗ» (Яр Чаллы), «Шинник - 1», «Шинник - 2» һәм «Нефтехимик» (өчесе дә Түбән Камадан).
Турнирда «Шинник - 1» футболчыларының өстенлеге бәхәссез иде: алар җиде уенның алтысында җиңү яуладылар. Әле алай гына да түгел, көндәшләренең күпчелеген «коры» исәп белән җиңделәр (ягъни, үзләренең капкасына бер туп та керттермәделәр, дигән сүз). Бу турнирның «рекордлы» җиңү авторы да - «Шинник - 1»: уеннарның берсендә ул үзенең чираттагы көндәшен 9:0 исәбе белән тар - мар итте. Ярыш йомгаклары буенча, иң көчле командабызның ике уенчысы аерым номинацияләр буенча да билгеләп үтелде: Илнар Вахитов - «Иң яхшы бомбардир» ( ул җиде очрашуда җиде «гол» кертте) һәм Кәрим Исмәгыйлев - «Иң яхшы уенчы». Сигез яшьлек футболчыларның уңышын тренерлары Руслан Анисахаров та уртаклаша.
Икенче һәм өченче призлы урыннарны «Сигнал - 1» (Чиләбе) һәм «КамАЗ» (Яр Чаллы) алдылар. Ә инде Түбән Каманың «Неф-техимик» һәм «Шинник - 2»командаларына килсәк, аларның күрсәткән нәтиҗәләре тыйнаграк: турнир таблицасында «Нефтехимик» - бишенче, ә «Шинник - 2» җиденче урында.
Нур Туганов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев