Туган як

Стресс нәрсәгә китерә?

Стресс, ягъни хафалану, туктаусыз борчылу кешенең гәүдә авырлыгын арттыра, тормыш ямен югалттыра, организмында тискәре үзгәрешләргә китерә. Әгәр дә кеше артык тазарып, симереп китә икән, димәк, бөер өсте бизләре тиешенчә эшләми. Бөер өсте бизләре кешенең халәте белән турыдан-туры бәйле. Әгәр дә үзенә берәр куркыныч яный икән, организм барлык ресурсларын аңа каршы...

Стресс, ягъни хафалану, туктаусыз борчылу кешенең гәүдә авырлыгын арттыра, тормыш ямен югалттыра, организмында тискәре үзгәрешләргә китерә.
 
Әгәр дә кеше артык тазарып, симереп китә икән, димәк, бөер өсте бизләре тиешенчә эшләми. Бөер өсте бизләре кешенең халәте белән турыдан-туры бәйле. Әгәр дә үзенә берәр куркыныч яный икән, организм барлык ресурсларын аңа каршы юнәлдерә. Бөер өсте бизләре, мизгел эчендә, организм эшчәнлеген саклап калу өчен барлык мөмкинлеген туплый торган гормон булган кортизолны канга кудыра башлый. Кортизол адреналинны - мускулларны кыскарта, кан басымын арттыра, йөрәк тибешен ешайта, кан оешуны тизләтә торган норадреналинга әйләндерә. Ә бу исә кандагы глюкоза күләменең кинәт кенә азаюына китерә. Кортизол, стресска каршы торганда, энергетик запас буларак тупланган майны һәм гликогенны глюкозага әйләндерергә керешә.
 
Көндәлек проблемалар (алар стресс чыганагы) сәламәтлегебез өчен турыдан-туры куркыныч булмаса да, безнең организм үзен ерткыч җанвардан качучы борынгы кешеләрнекедәй тота: канда кортизол һәм адреналин арта. Тормышта, даими рәвештә, һәркайсыбыз диярлек стресска дучар булганлыктан, озак вакытлар дәвамында организмыбыз канга кортизол кудыра. Стресс халәтендә, орга-низмның энергия ресурсы булган глюкозага ихтыяҗы бик нык арта. Ул аны тупланган май катламыннан, гликогеннан ала. Ашказаны асты бизе гормоны булган инсулин глюкоза белән аминокислотаны үзләштерергә ярдәм итсә, бөер өсте бизләре гормоны - кортизол моңа кадәр җыелып килгән май, гликоген һәм аксым запасын яндыра. Һәм бу соңгысы ябыгырга ярдәм итә. Әмма моңа шатланырга ашыкмагыз.
 
Бүгенге көндә, нигездә, баш мие һәм нервлар эшкә җигелә, чөнки күпчелек кеше, элекке замандагы кебек, авыр физик эш белән шөгыльләнми. Ләкин организм, барыбер, канга норадреналин белән кортизолны куа, глюкоза күләме күбәйсә дә, аңа булган ихтыяҗ артмый, мускуллар эшләми, ә кан басымы югары күтәрелә. Глюкоза артканлыктан, аны каннан тукымаларга күчерү өчен инсулинны кудыра, әмма моңа ихтыяҗ булмаганлыктан, глюкоза май запасына китә. Шул рәвешле, стресс кешене симерүгә китерә.
 
Кортизол холестериннан эшләп чыгарыла, ә анысы организмга, үз чиратында, җенес гормоннары эшләнсен өчен кирәк. Озак вакытлар дәвам иткән стресс - бар булган ресурсның кортизолны синтезлау өчен китүенә сәбәп, ә анысы җенес гормоннары синтезлануны тоткарлый. Шунлыктан организмда тестостерон (андропауза) һәм эстрадиол (менопауза) җитмәүнең беренчел билгеләре барлыкка килә.
 
Ә инде прогестеронның җитәрлек булмавы хатын-кызны да, ир-атны да онкология белән бәйле чирләргә китерә, депрессиягә дучар итә һ.б. Әгәр дә гәүдә авырлыгы да тиешеннән артып киткән булса, бу - бөер өсте бизләре эшчәнлеге бозылган дигән сүз. Аны тәртипкә салмый торып, гәүдә авырлыгын киметү һич тә мөмкин түгел. Кортизол синтезын нормальләштерү өчен мөһим булган бөер өсте бизләре эшчәнлеген ничек яхшыртырга соң?
 
Иң беренчесе, дөрес туклану
 
Бу уңайдан, иртәнге ашсыз калырга ярамый. Иң яхшысы, кояш чыгуга ук ашау. Андый җаегыз булмаса, иртәнге ашны сәгать 10нан да соңга калдырмагыз. Җиңел үзләштерелә торган углеводлар куллануны киметегез. Алар - шикәр, кондитер ризыгы, бәрәңге, макарон, попкорн. Шулай ук, глютенлы (бодай, ак ипи, камырдан әзерләнелгән тәм-том, торт) ашамлык турында онытыгыз, яки аларны бик аз күләмдә кулланыгыз. Сөт эчмәгез. Бөер өсте бизләре эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә торган җиләк-җимешне - авакадо, имбирь, манго, киви, слива, груша, алманы күбрәк ашарга тырышыгыз.
 
Стресска каршы чараның тагын берсе - физик күнегүләр ясау. Симез кешенең мускулларында матдәләр алмашы бик нык бозылган, шунлыктан физик көч таләп итә торган күнегүләр аңа зыян гына китерәчәк. Аның каравы, йога, пилатес һ.б. бөер өсте бизләренә уңай тәэсир итә. Шуларны даими ясый башлагач, акрынлап-акрынлап, физик көч сорала торган күнегүләргә дә күчә аласыз.
 
Көндез бүлмәгезгә мөмкин кадәр яктылык керсен. Тәрәзә пәрдәләрен ачып куегыз. Әгәр дә җай чыга икән, нурлары ялангач тәнегезгә төшәрлек итеп, кояш астында торыгыз. Эш урыныгызда караңгы түгелме? Караңгы булса, өстәл лампасы көйләп куегыз. Эш көне дәвамында да яктылык җитәрлек булсын. Өегездәге аш бүлмәсендә һәм кунак бүлмәсендә дә бра, өстәл лампасы кебек төрле яктырткычлардан файдаланыгыз, Юыну бүлмәгез дә өегездәге иң якты урын булырга тиеш. Яктылыкка экономия ясарга омтылмагыз, көн дәвамында яктылык никадәр күбрәк булса, кортизол да шуңа бәйле.
 
Ә төнлә, киресенчә, кортизол күләме бик аз булырга тиеш. Йокы өчен караңгылык файдалы. Күзнең челтәр катлавына аз гына яктылык төшүе дә мелатонин һәм үсеш гормоны эшләнеп чыгуны тоткарлый. Ә алары - кортизол контрагентлары. Тәрәзәдән, телевизордан, электроникадан, кесә телефоннарыннан төшкән якты исә гормоннарның тиешенчә эшләнүенә киртә булып тора. Шуңа да йокы бүлмәгездәге тәрәзәгә калын пәрдәләр элегез. Аз гына яктылык чыганагы булган барлык җайланмаларны, телевизорны да каплагыз. Йоклар өчен төнегез никадәр караңгырак булса, организмыгызда шул-кадәр кимрәк кортозол тотылачак, нәтиҗәдә, бөер өсте бизләре аны үзендә туплап, кояш чыгуга ук, энергия чыганагы буларак, организмны туендырачак. Анысы исә сезгә яңадан-яңа борчу-стрессларга каршы тора алу мөмкинлеге бирәчәк.
 
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган
табибы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: