4 август 2016 яңалыклары
-
4 август 2016 - 13:43Комбайнчылар ярышып эшлиБу көннәрдә районыбыз кырларында комбайннар гөрелтесе тынып тормый диярлек. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 26710 гектар булып, узган атна ахырына аның 8 меңнән артык гектарыннан, ягъни өчтән береннән уңыш җыеп алынган инде. Иң куандырганы шул: быел уңыш та югары, аны урып-җыю өчен һава шартлары да уңай. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача...
-
4 август 2016 - 13:34Ветераннар тик ятмыйУзган атнада Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама муниципаль районы ветераннар советының чираттагы президиум утырышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Камэнерго-стройпром»да хезмәт ветераннары турында кайгырту мәсьәләсен тикшерү иде. Предприятиенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Федор Типтяров һәм профком җитәкчесе Валентина Якушева чыгышларыннан күренгәнчә, ветераннар советында 636 пенсионер исәптә тора, бу исә -...
-
4 август 2016 - 13:30Совет чорындагыча ныклы һәм чыдамлы итеп төзесеннәр идеТүбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Шуңа да шәһәребез кадерле кунак көтә торган олы йортка охшаган: Шәһәр паркына парк төсе кертелә; Кама елгасы ярының елга порты тирәсе заманча ясала; күп кенә йортлар ишегаллары, утыз ел көткәннән соң, ниһаять, юллы була. Кая карама ремонт, төзекләндерү,...
-
4 август 2016 - 13:27Сайлыйк шул мескеннәрне!Без күрәсен кеше күрмәс, җәмәгать, барыйк та сайлыйк шул кандидатларны! Думада түгел, төрмәдә аларның урыннары, дигезме?.. Ялгышасыз, җәмәгать, ялгышасыз, думада утыручыларның хәле күпкә авыр. И мескеннәр, халык тормышын яхшырту, безне бәхетле итү өчен нинди генә газаплар күрми, нинди генә рәнҗетүләр кичерми алар... Безнеке рәхәт, эштән кайткач, ашап-эчеп, телевизор каршына диванга...
-
4 август 2016 - 13:16Прививка ясату ни өчен кирәк?Прививка ясатыргамы-юкмы, анысын хәзер һәркем үзе хәл итә. Икеләнүчеләр өчен файдасы булмасмы дип, тормыштан бер-ике мисал китерәм. 1985 елда Түбән Камага күченеп кайткан бер гаиләне белә идем. Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәде алар. Шул гаиләдәге утыз алты яшьлек ир дифтериядән бик тиз арада үлеп китә. Сәбәбен тикшерә башлагач, ул ирнең...
-
4 август 2016 - 13:16Эссегә чыдарлыгым калмады, сусадым, су бирегез...Һава температурасы 26 градустан (кичә республикада 36 градуска җитте) югары икән, һәр сәгать саен су эчәргә киңәш ителә. Шулай ук бөтнекне (мята) төнәтеп эчәргә дә була. Кофе урынына яшел чәй эчегез. Иртән, тозлап, бер кисәк кара ипи ашарга була. Хәрби табиблар, озакка сузылган марш алдыннан солдатларга шуны киңәш итәләр... Эсседә...
-
4 август 2016 - 13:16Бакча балалары өчен экология дәресе үткәрелдеКатлаулы һәм җитди нәрсәләр турында - гап-гади һәм кызыклы итеп... «Татнефть» акционерлык җәмгы- ятенең матбугат хезмәтендәгеләр һәм «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте экологлары, табигатькә сакчыл караш турында сөйләшү өчен, балалар белән очраштылар. Бу юлы экология дәресе Түбән Кама шәһәренең 64нче балалар бакчасында уздырылды. Нефтяша исемле тиеннең һәм аның дусларының маҗараларына багышланган мультфильмнар...
-
4 август 2016 - 12:58Гаилә ныклыгыКомандировкалардан кайтып кергәнем юк минем. Вахта белән түгел, теләсә кайчан, төрле срокка җибәрәләр. Өч ай йөреп кайтканнан соң да, үз өемдә ике-өч көннән артык торганымны хәтерләмим. Шул кыска гына ял вакытында хатын белән назлашып, аның пешергән тәмле ашлары белән сыйланам да, сумкама сохари-мазар тутырып тагын юлга чыгам. Өйдәге эшләр -...