Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Комбайнчылар ярышып эшли

Бу көннәрдә районыбыз кырларында комбайннар гөрелтесе тынып тормый диярлек. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 26710 гектар булып, узган атна ахырына аның 8 меңнән артык гектарыннан, ягъни өчтән береннән уңыш җыеп алынган инде. Иң куандырганы шул: быел уңыш та югары, аны урып-җыю өчен һава шартлары да уңай. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача...

Бу көннәрдә районыбыз кырларында комбайннар гөрелтесе тынып тормый диярлек. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 26710 гектар булып, узган атна ахырына аның 8 меңнән артык гектарыннан, ягъни өчтән береннән уңыш җыеп алынган инде.
Иң куандырганы шул: быел уңыш та югары, аны урып-җыю өчен һава шартлары да уңай. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 30 центнер ашлык чыга. Иң югары күрсәткечләр - «Бәхетле-Агро» (һәр гектардан 44 центнер) һәм «Прикамский» (36 центнер) хуҗалыкларында.
Комбайнчылар арасында ярыш оештырылып, аңа атна саен нәтиҗә ясала, җиңүчегә кубок һәм 3 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. Икенче урынны алучыга - 2 мең сум, өченче урын өчен 1 мең сум бирелә.
Узган җомгада Ширәмәт авылы янында чираттагы эш атнасына йомгак ясап, алдынгы комбайнчыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Күчмә кубокка «Прикамский» хуҗалыгыннан Владимир Копанев ия булды, ул инде 694 тонна ашлык суктырып, районда беренче урынга чыккан. Икенче һәм өченче урыннарда да - шул ук «Прикамский» комбайнчылары: Александр Копанев (беренче урындагы Владимирның бертуганы) һәм Александр Демидов.
- Авыл хуҗалыгында 35 еллап эшлим, әмма «Прикамский»да моның кадәр югары уңыш алган-нарын хәтерләмим. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, -диде ярыш алдынгыларын котларга килгән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X