Туган як

Гаилә ныклыгы

Командировкалардан кайтып кергәнем юк минем. Вахта белән түгел, теләсә кайчан, төрле срокка җибәрәләр. Өч ай йөреп кайтканнан соң да, үз өемдә ике-өч көннән артык торганымны хәтерләмим. Шул кыска гына ял вакытында хатын белән назлашып, аның пешергән тәмле ашлары белән сыйланам да, сумкама сохари-мазар тутырып тагын юлга чыгам. Өйдәге эшләр -...

Командировкалардан кайтып кергәнем юк минем. Вахта белән түгел, теләсә кайчан, төрле срокка җибәрәләр. Өч ай йөреп кайтканнан соң да, үз өемдә ике-өч көннән артык торганымны хәтерләмим. Шул кыска гына ял вакытында хатын белән назлашып, аның пешергән тәмле ашлары белән сыйланам да, сумкама сохари-мазар тутырып тагын юлга чыгам.
Өйдәге эшләр - хатын өстендә, ә минем эш - акча табу, ягъни, гаиләне матди яктан тәэмин итү. Озаклап читтә йөрүнең акчадан башка тагын бер яхшы ягы бар - ул гаиләнең бөтенлеген ныгыта. Әйе, әйе, өчәр ай күрешмичә торсаң, хатыныңны түгел, дошманыңны да сагынырсың! Кайткач, ачуланышып торырга вакыты да калмый аның.
Шулай бервакыт, мобильнигым ватылу сәбәпле, чираттагы командировкадан хатынны кисәтә алмыйча гына, өйгә ул көтмәгәндә кайтып төштем. Кыңгырауга баскач, көттереп кенә ишек ачылды. Ярым ачык ишек артында, абау, малакаем, ни күзем белән
күрим - алагаем зур гәүдәле бер ир басып тора!
Өй стеналарын дерелдәткән тавыш белән, күкрә-генә дөп-дөп суккалап:
-Әй, мужик, сиңа ни ки-рәк?! - ди бу әзмәвер миңа. Тез буыннарым калтырап, чүт шыр җибәрмәдем! Телемне көч-хәл белән генә селкеткәләп:
-З-з-зин-һар, г-г-гафу и-и-те-гез, я-я-ялгышкан-мын!-дип, тиз генә чыгып таю ягын карадым. Башым әйләнеп киткәнлектән, шәһәремнең төнге урамнарында байтак кына адашып йөргәннән соң, кабат үз өемнең ишек төбенә килеп бастым. Бу юлы ялгышмаганмын. Канәгатьлелеге йөзенә чыккан хәләл җефетем (мине күргәнгәдер инде), бик татлы гына киерелеп:
-И-и, кайтып та җит-теңмени, Шакирҗан? - дип, кочаклап, сөйрәп диярлек, кухняга алып керде. Мине сагынып көтеп торганлыгы әллә каян күренеп тора: өстәлдә ике тәлинкә, ике чәнечке, ике рюмка, башланган әрмән коньягы һәм төрледән-төрле бик күп закуска. Кайтасымны күңеле белән сизеп, алдан ук хәстәрен күргән, матурым!
Шул очтактан соң мин үзем белән ике телефон йөртәм. Икесе берьюлы ватылмаса гына ярар иде инде, Ходаем! Ни дисәң дә, уен түгел, гаилә бит, ныклыгын һич тә какшатырга ярамый!
Инсаф КАШАПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: